Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Чирмешән кызы «Татарстанның чуваш гүзәле – 2025» исеменә лаек булды

Сосновкадан Анна Иванова республика конкурсы жюрисын тирән белемнәре, таланты һәм чуваш мәдәниятен ихластан яратуы белән сөендергән.

 «Шок хәлендә идем, ләкин бу рәхәт хис»

-Сәхнәдән нәкъ менә минем исемем яңгырар дип көтмәдем, дөресен генә әйткәндә, мин шок хәлендә идем, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Чирмешәннең яңа йолдызы – «Татарстанның чуваш гүзәле-2025» конкурсы җиңүчесе Анна Иванова. - Хәзер шуны аңлый башладым, әлеге бәйге минем өчен күп яңа мөмкинлекләр ача. Таҗны кигәч, мин үземә нинди зур җаваплылык йөкләнгәнлеген аңлыйм.

Җиңүенә Аня, үзе әйтүенчә, «вак, ләкин ышанычлы адымнар белән» барган. Бәйгедәге көндәшләре да барысы да сәләтле, әзерлекле, һәркайсы үзенчә уникаль. Дулкынлануын һәм куркуын җиңәргә аңа иң якыннары булышты, дип саный.

-Беренче чиратта, әнием, шулай ук гаиләм һәм туганнарым, - диде Анна Юрьевна.

Аларның җиңүгә реакциясе, барлык якташларныкы кебек үк, горурлык белән тулы иде.

- Бик күп котлаулар, җылы сүзләр һәм соклану сүзләре булды, - дип өстәде героинябыз.

Балачак хыялы һәм дәреслекләр белән үткән төннәр

«Чуваш гүзәле»ндә катнашу Аня өчен очраклылык түгел иде.

- Бу конкурста катнашу теләге балачактан ук бар иде. Хәтерлим, бер генә эфирны да калдырмадым һәм һәрвакыт шушы сәхнәгә эләгергә хыялландым, - ди ул. - Быел гариза бирү карары үзеннән-үзе килеп чыкса да, әзерлек бик җитди булды. Тәүлегенә икешәр сәгать кенә йокладык, туктаусыз репетицияләр үткәрдек, төннәрен кинематография темасын өйрәндек.

Мондый хезмәт һәркемнең дә көченнән килмәгән, әмма Анна өчен чуваш халкының мәдәниятенә һәм традицияләренә тирәнтен чуму, этапларда (дефиле, халык киеме, талантлар, этнография) авыр булмаган.

Кызның тәҗрибәсе бар: 2021 елда ул «Этнокрасавица» район конкурсының абсолют җиңүчесе, ә 2023 елда Сиктерме-Хузангайда «УЯВ пике» титулын яулады. Бу җиңүләр зур республика конкурсы өчен менә дигән мәктәп булды.

«Мин бар күңелем белән чуваш кызы, һәм моның белән горурланам»

«Чуваш гүзәле» титулы Аняны үз мәдәниятенең илчесе итә, һәм ул бу рольгә тулысынча әзер.

- Мин чуваш, үз телемне һәм мәдәниятемне беләм. Өйдә без туган телебездә аралашабыз, читтә дә аны онытмыйм, - ди ул.

Аня үз халкының төп кыйммәте итеп телне саный. "Чуваш теле күпкырлы, үзенчә кызыклы һәм күптөрле, назлы һәм ягымлы. Аның юкка чыкмавын һәм буыннан-буынга күчүен телим".

Яшьләрдә үз мирасына мәхәббәт тәрбияләү өчен, ул туган телдә заманча чаралар уздырырга кирәк дип саный.

Сыерлар, эстрада һәм максатлар турында

Зур титул артында гади һәм ихлас кыз яшеренә.

- Мин 18 ел Сосновка авылында яшәгән гади авыл кызы. Сыер сава беләм, терлек карыйм, бакчада эшли беләм, - дип сөйләде Анна.

Буш вакытларында ул рәсем ясарга, чигәргә һәм тәмле ашлар пешерергә ярата икән.

Хәзер Аня Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә эстрада җырчысына укый һәм шәһәрнең мәдәни тормышында актив катнаша. Аның тормыш кредосы: ”Хыяллан, максат куй һәм моңа иреш”. Ә чын матурлык, аның фикеренчә - ул күңел халәте.

Балачактан ук аның кумиры - Чуашстанның атказанган артисткасы Августа Уляндина, аның иҗатына Аня бүген дә сокланып яши.

Яңа миссия һәм рәхмәт сүзләре

Таҗга ия булу холкымны үзгәртмәячәк, ди Аня.

-Шулай ук ачык, ярдәмчел, киң күңелле кеше булып калачакмын. Ә чуваш мәдәни кыйммәтләрен һәм традицияләрен мин халыкка җиткәрәчәкмен. Хәзер минем яңа миссия башлана - мин күпмилләтле республикабызны "Россиянең чуваш гүзәле" Бөтенроссия конкурсында тәкъдим итәчәкмен, - диде ул.

Аның уңышын кабатларга хыялланган кызларга Аня һәрьяклап камилләшергә, күп укырга һәм үз халкыңның мәдәниятен, тарихын һәм гореф-гадәтләрен тирәнтен өйрәнергә киңәш итә.

- Мөмкинлектән файдаланып, район башлыгы Рамил Айбатовка, мәдәният бүлеге җитәкчесе Наталья Иляевага, район мәдәният йорты директоры Ренат Гарифуллинга, сәнгать җитәкчем Әлфия Закировага, Лидия Кваковага һәм миңа һәм җиңүемә ышанган чуваш мәдәният йортлары һәм авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләренә зур рәхмәт әйтәсем килә. Шулай ук яраткан әниемә, Нина Ивановага бу әзерлек көннәрендә минем белән янәшә булуы, җылылык һәм ярдәм күрсәтүе өчен зур рәхмәт әйтәсем килә. Интернет-тавыш бирүдә ярдәм иткән өчен бөтен райондашларга зур рәхмәт!,- диде Анна.

Якташыбызга Бөтенроссия конкурсында уңышлар телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев