Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән энергетиклары башлыгы оныкларын пәрәмәч пешереп сыйларга ярата

Районның электр челтәрләре оешмасы җитәкчесе Рамил Кәримов, балалары кайттымы, туган-тумача килдеме - үзе чыгарган мич янына ашыга. Ул кунакларга пәрәмәч пешерәчәк, я шашлык кыздырып, элеккегечә, чуенда аш куячак.

Әни генә терелсен

Әмма, мич янына килгәнче, әүвәл сыер савып керергә кирәк. Инде егерме еллап шулай: ул иртә таңнан һәм кичен эштән кайткач, сыер саварга гадәтләнгән. Шул да булдымы ир-ат, җитәкче эше, хатыны нәрсә эшли диючеләр булыр. Гаепләргә ашыкмагыз, тарихы бар. Героебызның: “Әни генә терелсен, мин барына да риза”, - дигән сүзләре күп нәрсә хакында сөйли.

- Мин үз гомеремдә сыер сауган кеше түгел идем. Бервакыт әни кинәт чирләп китте, инсульт бәрде. Табиблар: “Хәле авыр, җыеныгыз”, диделәр. Алай да апалар, хатыным Наилә әнине аякка бастырырга тырыштылар. Нәкъ шул көннәрдә сыер бозаулады, саварга кирәк. Наиләнең вакыты юк, әни яныннан китә алмый. Нишләргә, чыктым да саудым инде, тышауламый-нитми генә. Әни генә терелсен. Ышанасызмы, ул аякка басты, таяк белән йөрерлек булды, әле тагын җиде ай яшәде. Ә сыер шул арада, Наиләне “онытты”, якын китермәде, шулай итеп сыер саву миңа калды, - дип уенын-чынын да кушып сөйләде Рамил Әхәт улы.

...Ул бүген дә сыер саварга чыкты. Җылы су белән малкайның җиленнәрен юды, аппарат кабызды. Аппаратлары бар: Кәримовларда сыерлар өчәү үк бит. Абзарда сигез баш эре мал, егермеләп сарык. Алар очында төлкеләр азганлыктан, тавык, казларны гына киметкәннәр.

 Игелекле җитәкче

Районның электр челтәрләре кырыктан артык авылга хезмәт күрсәтә. Бу оешма – алтмышлап кеше өчен эш урыны. Рамил Кәримов шушы предприятие белән җитәкчелек итә дә инде. Ул Татарстан Республикасының атказанган энергетигы. Кабинетында төрле грамоталар, мактау кәгазьләре байтак: начар эшләмиләр, димәк.

Рамил Әхәт улына күпләрнең рәхмәт әйтерлеге бар. Мәетләргә кабер казыганда, бигрәк тә кышкы туңда, ул җибәргән бораулы трактор күмәк эшне шактый җиңеләйтә.

- Әүвәлрәк елларда, яшереп торасы юк, якташларга шулай булышу ансатрак иде, хәзер замана, тәртип башка. Бөгелмәдә, безнең баш оешмадагы җитәкчелеккә хәлне аңлаткач, изге эшкә дип,   алар миңа “остаточный” бәя белән бораулы трактор бирделәр. Кабер  казырга хәзер шушы техниканы җибәрәбез. Трактор үзен-үзе, тракторчысын “ашата”, ягулыкка кала. Халыкка файда булсын, хәзер авылларда кеше, бигрәк тә яшьләр  кимеп бара бит, кабер казу - проблема, бигрәк тә кечкенә бистәләрдә, - ди Рамил Әхәт улы.

 

 Мич – гаилә учагы

Пәрәмәч темасын дәвам итик. Аны безнең якларда, мишәрчәләтеп, пәрәпәч дип тә җибәрәләр. Авылда торган, яшәгән кайсыбыз әниләр пешергән, калын итеп бәрәңгесе сыланган әлеге ризыкның тәмен хәтерләми икән. Рамил Кәримов моны үзе пешерә. Сәбәбе дә чыгып тора, бүген, әйтик, шәһәрдән балалары, оныклары кайткан.

...Ул алъяпкычын киеп, җырлый-җырлый камыр басарга кереште. Әлбәттә, эш процессы барыбер Наилә апа контролендә. Зур җитәкченең, өч бала атасының, 63 яшьлек ир-атның бу гамәле сәеррәк тоелыр. Әмма, баксаң, ул әүвәл чын ир-ат эше башкарган. Әнисенең теләген искә алып, аш бүлмәсендә элек ашыгыбрак сүтелгәне урынына яңа пич чыгарып куйган.

- Әни моңа шатланды инде. Үзем чыгарган пичтә  үземә пешереп карарга туры килде. Шуннан ул тирәдә эш күбрәк миңа калды, - дип көлә ул. -Анда пешкән пәрәмәчкә бернәрсә җитми, аны бөтенесе ярата. Газда пешерелгәне,  ашалып бетмичә, этелеп-төртелеп йөрергә мөмкин, ә пичнекенең берсе дә калмый. Мин аны пешерүдән  бер дә авырсынмыйм да, кемнәндер кыенсынмыйм да, оныклар кайткач: “Бабай пәрәмәч пешерде”, дип шатланып өстәл янына утырулары гына да ни тора?! Дөньяның яме бит шул. Менә шуның өчен пич бар безнең.

Күл буена килегез

Кәримовларның  Тау астындагы  өйләренә су чишмәдән үзагымы белән килә. Гомумән, аларның йортлары бик шәп төштә, табигать кочагында урнашкан. Үзләре кебек уңган гаиләгә мал-туар асрарга менә дигән почмак. Матурлый да беләләр, әнә Күл буен нишләтеп куйганнар! Ял итү, шашлык пешерү мәйданчыклары ялт итеп тора. Ут казасы чыккан очракта янгын сүндерү машинасы су кереп алырлык итеп зур савыт урнаштырганнар. Авыл җирлеге җитәкчелеге дә моңа шат кына. Озын өстәлләр, эскәмияләр үзләре өчен генә түгел: бөтен авыл шунда бәйрәмнәр үткәрә, туйлардан соң да шунда җыелгалыйлар.

Рамил Кәримов ниләрдер пешереп, сыер савып кына яшәүче хатынша икән дип һич уйламагыз. Мондагы күп әйберләрне, булышучылары булса да, ул үзе ясаган. Эретеп ябыштыру - сварка, агач эше дә кулыннан килә аның. Энергетик һөнәреннән тыш, яшьлегендә техник-механикка укыган белгеч бит ул, колхоз рәисе тәҗрибәсе дә бар.

- Заманында кызыгырлык тәкъдимнәр, эшләр булса да, без шәһәргә дә, район үзәгенә дә китмәдек. Авылны җаным-тәнем белән яратам. Туймәтебез матур, халкыбыз әйбәт, тату безнең. Кунакка барсак та, ашыга-ашыга өебезгә кайтабыз, - диләр Кәримовлар. - Ә сыер саву, мал карау физзарядка гына ул, мин анысына иренмим. Хатыныма да, миңа да эш җитә.

- Алай да өнәп бетермәүчеләр дә бардыр инде? - дим.

- Белмим, үземә кырын караган кеше сизгәнем юк. Гомумән,  кешегә начарлык эшләп, яхшы, тыныч күңел белән яшәп булмыйдыр, - ди ул.

Залаков сабагы

- Сез гел ак күлмәк киясез?

- Сөйләсәң, гел сүз.  Колхоз рәисе булып эшләгән еллар. Язгы чәчү вакыты, эш кызу. Кырдан кайттым да, тиз генә җыенып,  техникага запас часть белешергә Казанга, “Сельхозтехника”га, хәзер инде мәрхүм Әнвәр Залаков янына киттем. Ул Кремльдә утыра иде, республикада билгеле шәхес. Бардым, приемныена алып керде бу. Утыртты да: “Энем,  кулларың катып беткән, болай йөрмә, бар, юынып, ак күлмәк киеп кил”, - диде. Хурландым, кайтып киттем, бераз арттырсаң, әллә бер атна мунча кердем инде. Икенче юлы  ак күлмәк киеп баргач,  мактап, кирәк запчастьләрне - бөтен әйберне бирдерде. Шуннан бирле  мин бары ак күлмәк кенә киям, чистага унлабы әзер тора, бүтән төслесе юк та бугай. Әнвәр абыйга рәхмәт, мине ак күлмәк кияргә өйрәтеп калдырды.

 

Терекөмеш сыман

Бу арада вакытлары тыгыз аларның. Пенсиядәге укытучы Наилә Әнәс кызы һәм Рамил Әхәт улы Кәримовлар әле күптән түгел генә, парлашып, авылдашлары командасы составында райондагы КВН фестивалендә катнаштылар. Эшкә генә түгел, сүзгә дә осталар алар. Рамил абыйның төртмәле юморы, сарказмы көчле, сөйләргә иренми. Армиядә  ракета гаскәрләрендә  “командир отделения колесных машин”, сержант булган Кәримов баянда да уйный. Шушы көннәрдә “Гасырлар кайтавазы” (“Эхо веков”) республика бәйгесенең төбәк этабында җиңү яуладылар.

- Булганнан бар да була, Рамил Әхәт улының авылга әҗерләре күп тиде. Авылдашлар ялганларга ирек бирмәсләр,  кирәксә, ул КВНда уйный, концертларда катнаша. Армиягә солдат озатсак, баянын күтәреп, сәдакасын алып, шунда килеп җитә, бик зур рәхмәт аларга. Наилә апа да бик уңган кеше. Әти-әниләре белән бергә бик дус яшәделәр, - ди Туймәт авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов.

Рамил Әхәт улы турында тагын  бер авылдашы исе китеп сөйләде.

- Ул терекөмеш сыман, әрсез, өлгермәгән җире юк: клубка чыксаң - анда, мәет өсте булса, ул “чосонкасын” кигән - шунда, өмә булса – ул “ду килеп” эшләп йөри, - ди.

 

- Әйе, мәет өсләрен калдырмаска тырышам. Әти: “Нинди эшегез булса да, ташлагыз, мәрхүмнәрне озатырга кайтыгыз”, дия иде, - ди Рамил Кәримов.

- Хәмер белән дусмы сез? – дим әңгәмәдәшемә.

- Мин аның кызыгын тапмадым.

- Спорт?

- Чаңгыда йөрергә, волейбол уйнарга яратам.

- Тәмәке?

- Анысы турында кыска гына сөйлим. Мәктәпкә дә кермәгән идем әле. Күл буенда тузган мунчаны сүтәләр, иске миннекләрне ташлыйлар. Без бер дускынай белән аларның яфрагын газетка калын итеп төреп, баскыч төбендә тартып утырабыз. Әти килеп чыкмасынмы. Ормады, сукмады: “Тартасызмы, ягез, малайлар, миңа да төрегез әле”, ди бу. Төреп бирдек: төчкерде, йөткерде, тартучы түгел бит.  Ул да, абый да, мин дә гомер буе  тартмадык.

Кәримовлар бер ул, ике кыз үстергәннәр. Гаиләләре бар, оныклар кайта. Атна саен диярлек авылда алар. Эше дә, ашы да бергә.

Нишлисең, эшләре шунда булгач, шәһәрдә яшиләр балалары. Ара өзелми, уллары Ниязның киләчәктә  авылга кайтып торырга да  исәбе бар икән.

Әлеге гаилә белән хушлаштым, туйга барган хәтле булды, валлаһи, пәрәмәчтән дә, шашлыктан да авыз иттем. Мичкә каз эч-башлары белән чуен ашы да куйган иде Рамил абый, анысын көтмәдем инде. Болай да озак торылды.

 

Марат Гомәров фотолары һәм видеосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев