Чирмешән егете Зариф Закиров Казан консерваториясендә укыячак
Чирмешән егете Зариф Закиров Казан консерваториясенә укырга кергән.
Балалар сәнгать мәктәбен тәмамлаганякташыбыз Әлмәт музыка көллиятендә укуын дәвам итә, “кызыл” дипломга ия була.
Зариф сәләтле музыкант һәм башкаручы, ул төрле музыкаль конкурсларда да берничә тапкыр лауреат булды. Сүз уңаеннан, якташыбыз “Татнефть” хәйрия фондының “Рухият” программасы стипендиясен алып укыды, анысы талантлы яшьләргә генә бирелә.
Уку елы башланганчы, яшь музыкант район мәдәният йортында осталыгын чарлый, районда үтә торган мәдәни чараларда актив катнаша. “Умырзая”, “Хыял” һәм “Ветеран” ансамбльләре аккомпаниатор Зариф Закиров белән “Суган басуы” фестивалендә уңышлы чыгыш ясадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев