Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәннән Андрей Долгополов чирдән йөгереп качкан

Кан басымы уйный башлагач, табиблар Андрейга һәр көнне диярлек дарулар кабып торырга киңәш итәләр. Ә ул исә, тормыш рәвешен үзгәртеп, чирдән йөгереп качарга була.

Иртәнге алтыларда үз җаена, ипләп кенә йөгерүче якташыбызны еш очратырга мөмкин. Чирмешәндә яшәүче Андрей Долгополов атнасына өч-дүрт көн ике километрлап ара уза, инде биш еллап шулай.

-44 яшьтәме икән, кан басымы еш күтәрелә башлады. Больницага бардым, табиблар дарулар эчеп торырга куштылар. Нишләргә, болай булмый бит инде, гомер буе таблеткага калсаң... Йөгерә башладым. Күз генә тимәсен, хәзер сәламәтлектән  зарланмыйм, - ди Андрей Геннадьевич.

Андрей әүвәлге елларында дүрт километрлап араны буйсындырган, хәзер ике километр йөгерә, әмма җәйләрен, дөресрәге, юллар кардан арынгач, моңа  велосипедта йөреп кайтуны да өстәгән.

-Олимпиадага әзерләнәсе түгел, артык фанатизм белән йөгермим, җайлап кына. Булдыра алам дип, үзеңне көчләү кирәкми, нәрсә дисәң дә,  яшь тә бара бит, - ди быел 50 яшен тутырачак күршем Андрей.

-Һәр көн шулаймы? - дип кызыксындым.

-Юк, ялсыз да булмый, ике көн йөгерәм, бер көн ял итәм.

-Иртән торып үзеңне җиңеп чыгып китүләре бит әле аның...

- Ул бер гадәткә керсә, моны организм үзе сорап тора. Үзеңне җиңеп, ике-өч ай шулай йөгергәннән соң,  аяклар урын таба алмый башлый.

- Кайбер кеше кичен йөгерә.

- Миңа алай ошамады.  Аның өчен көндезге берләрдән үк ашамаска кирәк. Иртән ач карынга йөгерү яхшы, мин шулай дип таптым. Иртә торгач, эшкә дә вакыт күп кала.

Андрей яздан көзгә кадәр иртән өстенә салкын су коярга да гадәтләнгән. Йөгереп кайткач, әүвәл зарядка, аннан  су процедурасы.

-Май айларыннан башлап, кичтән ике чиләк суны тутырып калдырам, бер-ике атналап өй температурасында шушы ике чиләк суны өстенә коям. Тәнне шулай күнектергәч, краннан алган су белән коенам. Аңа шул тиклем өйрәнәсең, әгәр су җылынганрак булса, рәхәтлеге калмый хәтта, салкын су кирәк.

Якташыбызның кышларын яланаяк йөгерүен күрсәгез дә аптырап калмагыз. Үзе әйтүенчә, ул йөгерүен шулай да аралаштыргалый. Бераз яланаяк йөгерә, аннан аяк киеме белән, аннан янә яланаяк.

Күңеле белән дә яхшы, тәрбияле, русча әйткәндә “порядочный” күршем, шулай итеп тән сихәтлегенә ирешә. Алкоголь, тәмәке тарту белән бөтенләй дус түгел.

- Кешене ничек спортка тартырга, йөгерергә ияләштерергә?

-Үзеңне җиңәргә, максат куярга кирәк. Алай да булмый икән, кешене куркытсаң гына, - ди Андрей Геннадьевич уенын-чынын бергә кушып. -Әнә таблеткага каласың дигәч, мин нишләдем. Куркытты.  Элек җилкә, бил  авырта, кул сызлый сыман иде. Спорт белән шөгыльләнгәч, хәзер мондый зарларым калмады. Организм шулай көйләнгән бит инде, без хәрәкәтләнергә тиеш. Тик бүген күбебез машиналардан төшми, җәяү йөрергә иренә. Аннан табиблар кайбер чирләр яшәрә диләр, юкка түгел инде ул, тик яткан ташны да мүк баса.

фото: автор 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев