Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәннең уңган буын вәкилләре

Өч якташыбыз февраль уртасында 90 яшьлек туган көннәрен үткәрделәр. Ике юбиляр әбинең берсе - җырчы, икенчесе шигырь яза, ә Минебай бабай - чик сакчысы. Фрезерлаучы Ульяна Бөек Ватан сугышы вакытында Ульяна Моисеева 14 яшьтән Казан авиация заводында фрезерлаучы булып станок артына баса. Бүген 90 яшен тутырган әби мордва һәм рус...

Өч якташыбыз февраль уртасында 90 яшьлек туган көннәрен үткәрделәр. Ике юбиляр әбинең берсе - җырчы, икенчесе шигырь яза, ә Минебай бабай - чик сакчысы.


Фрезерлаучы Ульяна

Бөек Ватан сугышы вакытында Ульяна Моисеева 14 яшьтән Казан авиация заводында фрезерлаучы булып станок артына баса. Бүген 90 яшен тутырган әби мордва һәм рус телләрендә җырларга бик ярата.

Ульяна Степановна барысын да - ачлыгын, ялангачлыгын, авыр хезмәтен дә татый. Сугыштан соң ул колхозда төрле эшләрдә тир түккән. Ире Дмитрий белән өч бала үстерәләр алар. Әлеге уңган гаиләне Мордва Афонькәсендә бик хөрмәт иткәннәр. Чөнки Моисеевлар - заманында бу якларда данлыклы умартачылар. Мәрхүм Дмитрий Данилович оста тегермәнче дә була.

Юбиляр Ульяна Моисеева бүген Чирмешәндә, улы һәм килене янында гомер кичерә.

Намаз да укый, шигырь дә яза

Кара Чишмәдән Гайшә әби Мөхәммәдиева да йөзенче дистәне ваклый башлады. Аның юбилеена балалары, оныклары, туганнары җыелган. Күбәү алар.

Гайшә әби ире - сугыш ветераны Ярмөхәммәд абзый белән җиде бала үстергәннәр. Бүген Гайшә әбинең 15 оныгы, 15 оныкчыгы бар. Аңа тагын оныкчыкларының ике баласын күрергә дә насыйп булган.

Яшьлегендә Гайшә колхозда хезмәт куя, эшкә иренми. Ярдәмчел авыл хатыны күрше-тирәдә яшәүче карт-корыга булышып яши, кирәксә суын кертә, карларны көрәп, сукмак сала, башка йомышларын да үти.

Бүген Гайшә әби кызы һәм кияве тәрбиясендә яши. Намазын калдырмый, хәтта шигырьләр дә яза икән.

Пограничник бабай

Бөек Ватан сугышы ветераны Минебай Бадамшинга да 90 яшь тулды. Якташыбыз Кырымда җиде ел чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән.

Чумачка авылы фронтовигы бүген Әлмәт районының Нагорное авылында кызы һәм кияве янында яши. Үзен, онытмыйча, туган көне белән котларга Чирмешәннән килүләренә бик сөенде бабай.

Минебай Габдрахман улы колхозда 45 ел (!) тракторчы булып эшли. Хатыны, инде мәрхүмә, Минҗиһан апа белән алты бала үстергәннәр. Юбиляр - 15 онык, 17 оныкчыкның яраткан бабасы.

Россия Президенты Владимир Путинның һәр район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның тәбрикләү хатларын һәм бүләкләрен юбилярларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined котлау юбиляры