Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Айгөл Вәлиуллина рәсемнәре бик тә үзенчәлекле

Чирмешәндәге мемориаль үзәктә гадәти булмаган күргәзмә эшләде. Анда Утыз Имән авылында яшәүче 22 яшьлек Айгөл Вәлиуллина ясаган рәсемнәр урнаштырылган иде.

“Шуннан нәрсә?” – диючеләр дә булыр. Тик Айгөл тумыштан инвалид. Аңа кашык тотып ашау өчен дә көч түгәргә кирәк. Ә инде нечкә ручкалы пумала белән шундый матур рәсемнәр иҗат итүе - искиткеч хәл.

- Йөрәк авыруы, тетрапарез, куллары да, аяклары да эшләми дигән сүз, үзәк нерв системасы зарарланулы. Айгөлне балалар тудыру йортыннан менә шундый диагнозлар белән алып кайтык, - ди әнисе Әлфия.

Аеруча әнисе бөтен вакытын үзенчәлекле баласына багышлый. Аны аякка бастыру никадәр авыр булганын, мөгаен, әти-әнисе генә беләдер. Ул вакытлар инде артта калган, ә бүген Әлфия ханым буйга җиткән кызы, аның ирешкән уңышлары турында горурланып сөйли.

Горурланырга урын бар. Айгөл 3 яшьтә йөри башлый. Бу аның әти-әнисенең беренче зур җиңүләре була. 8 яшьтә ул мәктәпкә керә. Әнисе аны көн саен озата, каршы ала. Кыз 9нчы сыйныфны тәмамлый.

-Төрле кеше бар бит, мин аны кыерсытырлар дип курыктым, - ди Әлфия Вәли кызы. – Шул ук вакытта, аны йомшак та димәс идем. Урамда балаларның велосипедта йөргәнен күреп, бездән дә аны алдыртты. Мускуллары рәтләп тотмый, бара да егыла, бара да егыла, ләкин үзенекенә иреште, барыбер велосипедта йөрергә өйрәнде.

Сүз уңаеннан, Айгөл хәзер дә велосипедны үз итә икән.

-Җәй җитсә, әни белән “тимер атларга”  утырып, әллә ничә километр йөреп кайтабыз, - дип кушылды безнең әңгәмәгә Айгөл үзе дә. Әлегә кадәр ул әнисе сөйләгәнен сабыр гына тыңлап торды. – Аеруча урманга барырга яратам. Фотога төшерәм, аннары аларны гуашь, акварель белән кәгазь битенә күчерәм.

Якташыбыз кечкенә чактан ук рәсем ясарга яраткан. Үскән саен осталыгы да арта. Интернеттан рәсем ясау буенча видеодәресләр дә карый икән.

 

-Көн саен диярлек буяу савытларымны ачам, - ди якташыбыз. – Нигездә, табигать күренешләре, чәчәкләр ясыйм. Беләсезме, мин кышны бик яратам, аның үз матурлыгы. Бу ел фасылына багышланган рәсемнәрем дә күп.

Әнисе әйтүенчә, рәсем ясау Айгөлнең сызлый торган тәннәренең авыртуын басмаса да, алар турында онытып торырга ярдәм итә.

Айгөл кул эшләренә дә өйрәнә: сәйләннән, кәгазьдән төрле әйберләр ясый. Алар турында да сөйләде. Гомумән, ул бик ачык, аралашучан, үз көченә ышанучы кеше.

Бу да әнисенең тырышлыгы. Балам инвалид дип, аны өйдә генә кочаклап утырмаган. Аның белән елына ике тапкыр тернәкләндерү үзәкләренә барырга мөмкинлек тапкан, мәктәпкә йөрткән. Баласы дөньяны күреп үссен, дип яшәгән.

Айгөл – иҗади шәхес, актив кеше. Рәсем ясау аның бер хоббие булса, икенчесе – бию.

-Биш яшемдә бии башладым, - ди ул. – Аеруча көнчыгыш биюләре белән мавыгам. Сәхнәдә дә чыгыш ясыйм. Авылда концертларда, район үзәгендә дә чараларда катнашам. Үзем генә дә, әни белән дә биибез. Кечерәк чагымда әни сәхнә киемнәрен үзе тегә иде, соңрак аларны сатып ала башладык.

Айгөлнең һинд кинофильмнары яратуын да, китаплар укуын да, инстаграмда утыруын да белдем. Ә тагын алар көн саен диярлек әнисе белән махсус таяклар ярдәмендә “скандинавларча” йөреп кайталар икән. Аның дуслары да күп, алар белән, нигездә, интернет аша аралашалар.  Ватсапта “Без барысын да булдырабыз” дигән төркемнәре дә бар.

Мемориаль үзәк белән  «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге берлектә оештырылган күргәзмәдә Айгөл турында күп сөйләделәр. Балалар сәнгать мәктәбе укучылары аның иҗаты белән якыннан таныштылар. Укытучы Файзелхак Вилданов та яшь рәссам эшләрен мактап телгә алды.

-Беренче тапкыр Айгөлнең рәсемнәрен күргәч, гаҗәпләндем. Чынлап та, ул дөньяга башка күз белән карый, бу аның рәсемнәрендә дә чагылыш тапкан, аннан соң, күренеп тора, ул бу эшне яратып башкара. Ирешкәннәреңдә туктама, бүген укырга, белем алырга, осталыгыңны үстерергә мөмкинлек бар, - диде ул  яшь рәссамга.

Күргәзмәнең ачылу чарасына килгән якташыбыз Марат Яббаров та Айгөлгә уңышлар теләде, аңа чәчәк бәйләме тапшырды һәм яшь рәссамнан бер картинасын сатып алырга рөхсәт сорады.

-Мин райондашларыма бик рәхмәтле. Чирмешән безне шундый күтәрде... Мин - көчле, ләкин миңа да таянырга кеше кирәк, ә андый кешеләр безгә гел очрады. Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, районның инвалидлар оешмасы һәрвакыт безнең хәл белән кызыксынып торалар, ярдәм итәләр. Форсаттан файдаланып, редакция коллективына да рәхмәтемне җиткерәм. Алар безнең турыда язып, безне районда таныттылар, - диде чара ахырында Әлфия Вәлиуллина.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев