Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндәге картлар йорты шәфкать туташы әнисенең теләгенә каршы килмәгән

Тәнзилә Садриева инде 15 ел өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында шәфкать туташы булып эшли.

Әлеге учреждениегә, нигездә, биредә оештырыла торган чараларны яктырту өчен, без елга берничә тапкыр кереп чыгабыз. Бәйрәмнәр бик күңелле тоелса да, күңелдә барыбер авыр була. “Монда эшләүчеләргә Ходай ярдәм бирсен”, дигән уй инде бер генә тапкыр башыма килмәде.

Керкәле авылында туып үскән Тәнзилә Муса кызы, мәктәпне тәмамлап, Әлмәт медицина училищесына укырга кергән.

-Әтиебез еш чирләде, гел фельдшерны дәшергә туры килә иде. Шуңа әни дә: “Кызым, медицина уку йортына бар”, - дип киңәш бирде, - ди әңгәмәдәшем, “Ни өчен бу һөнәрне сайладың?”- дип сорагач.

Яшь белгеч уку йортын тәмамлап, берничә ай шәһәр больницасында эшли. Аннан соң авылга кайта һәм район үзәгендәге картлар һәм өлкәннәр йорт-интернатына урнаша.

-Бирегә эшкә килгәнче, мондагы тормышны бөтенләй башкача күз алдына китерә идем, - дип искә алды ул 15 ел элеккегеләрне. –Чынбарлыкта алай ук булмады. Бинада бүгенге кебек түгел, эш шартлары да башка иде. Ул елларны картлар йортында 20-25 кеше яшәде. Кем кулсыз, кем аяксыз, урын өстендә дә ятучылар бар иде һәм алар барысы да ярдәмгә мохтаҗ, өмет белән синең күзләреңә карап торалар.

15 елда өлкәннәр һәм инвалидлар йортында үзгәрешләр шактый. Икенче корпус төзелде, заманча уңай шартлар булдырылды. Тәнзилә Муса кызы бүген монда шифаханә кебек, ди.

-Кеше саны да шактый артты. Йорт-интернатта 61 кеше гомер кичерә. Күпчелеге безнең районнан, читтән дә килүчеләр бар, - ди якташыбыз. – Кайберәүләр интернат ачылганнан бирле монда. Әйтик, Галина Хуртина шундыйлардан, ул искиткеч кеше. Куллары, аяклары юк, әмма үз-үзен карый, хәтта керләрен дә үзе юа, салатлар ясый. Туймәттән Зөхрә әби Сөләйманова бар иде. Ул биш вакыт намазны бер калдырмыйча укыды, уразаны ел да тотты. Ә тагын гармунчы сукыр Григорий Кадергулов та истә. Гармунда бик матур уйный иде. Аларны соңгы юлга озаттык инде.

Ничектер үзеннән-үзе шәфкать туташы биредә яшәүчеләрне, яшәгәннәрне барлый, искә ала башлады.

- Шул гомердә төрле кешеләр белән очрашырга туры килде. Нәрсә дисәң дә, монда әби-бабайлар, инвалидлар өчен бөтен шартлар булса да, алар барыбер язмыш тарафыннан кимсетелгән кешеләр. Без аларга табип күрсәтмәсе буенча уколлар да кадыйбыз, больницаларга да алып барабыз, әмма аларның кайберләренә нибары игътибар гына кирәк. Утырып сөйләшсәң, хәлләрен сорашсаң, сабыйлар кебек шатланалар. Балаларыннан да якын күрәләр. Ә бит кайберәүләрнең үз балалары да бар,  - дип дәвам итте сүзен якташыбыз. – Гомумән әйткәндә, 61 кешенең 61 төрле характеры, шуңа яралашып, биредә эшләүчеләргә алар белән уртак тел табарга кирәк. Гел рәхмәт сүзе генә түгел, кайбер чакта әллә нәрсәләр дә әйтеп куялар. Андыйларны ишетмәскә тырышабыз инде. Ишетмәскә дигәннән, монда яшәүчеләрнең күбесе начар ишетә бит. Без алар белән кычкырып сөйләшәбез. Өйгә кайткач, балалар: “Әни, кычкырма әле”, дип еш әйтеп куялар. Гадәткә кергән бит.

Тәнзилә Муса кызы: “Коллектив бик әйбәт, дус, тату, бөтенесе тырышып эшлиләр”, - дип бергә эшләүче кызларны да мактап телгә алды.

-Нәрсә дисәң дә, эшегез җиңел түгел, - дип Тәнзиләнең хәленә кермәкче булдым.

-Психологик яктан авыр, - диде ул. – Дөресен әйткәндә, мин инде берничә тапкыр китмәкче дә булдым, эш тә таптым. Юк, булдыра алмадым. Гел нәрсәдер тотып кала. Бер елны безгә Иске Кади авылыннан Наил абый Әхмәдуллинны носилкаларда китерделәр. Аны тәрбияләп, дәвалап, коляскага утырып йөрерлек дәрәҗәгә җиткердек. Урын өстенә калмады, дип бик сөендек. Менә шундый уңышларыбыз да бар безнең.

Соңгы ике елда йорт-интернат коллективына карантин режимында да, ике атна дәвамында беркая чыкмыйча, шунда яшәп эшләргә туры килде.

- 2020 нче елның апрелендә беренче тапкыр яңа режимга күчкәч, елап беткән идек. Өйдә ике бала, былтыр улым - беренче, кызым бишенче сыйныфта укыйлар иде. Алар да уңайсызланды.   Өй тәрәзәдән күренеп тора, кайтырга ярамый. Ике атна буе гаиләдән аерылып тору бик авыр булды. Аннан соң инде ияләштек бугай. Иптәшем Айрат та: “Шулай кирәк булгач, бернәрсә дә эшли алмыйсың ,”- дип хәлемә керде, - ди Тәнзилә.

фото Гөлсирә Шәрифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев