Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә инвалидларга күчтәнәчләр тараттылар

Россия Федерация Федераль җыелышы Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин мөмкинлекләре чикле якташларыбызга бүләкләр җибәргән. Чирмешәндә яшәүче Алсу һәм Рәмис Хәкимовлар өч бала үстерәләр. Олы уллары Маратка дүрт яшь, игезәкләре Гамир белән Гомәргә бер ай элек ике яшь тулган. Өч малайны тәрбияләү җиңел түгел, ә Ходай аларга авыр сынау да биргән,...

Россия Федерация Федераль җыелышы Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин мөмкинлекләре чикле якташларыбызга бүләкләр җибәргән.

Чирмешәндә яшәүче Алсу һәм Рәмис Хәкимовлар өч бала үстерәләр. Олы уллары Маратка дүрт яшь, игезәкләре Гамир белән Гомәргә бер ай элек ике яшь тулган.
Өч малайны тәрбияләү җиңел түгел, ә Ходай аларга авыр сынау да биргән, игезәкләрнең берсе тумыштан авыру. Алсу төшенкелеккә бирелми, улының сәламәтлеге өчен көрәшә, өметен өзми. Хәлләрен белергә килгән социаль хезмәткәрләрне дә ачык йөз белән каршы алды. Кунаклар буш кул белән килмәгәннәр, инвалидлар ункөнлеге кысаларында аларга күчтәнәчләр - азык-төлек пакетлары китерделәр.
Екатерина Сдобнова да район үзәгендә яши. Ул, нигездә, коляскада хәрәкәтләнә. Җәй айларында аны урамда еш күрергә мөмкин, әмма кыш җитү белән икенче каттан чыгып йөрергә кыенрак шул.
-Интернет аша аралаша торган дусларым күп, - ди Катя. - Башка төбәкләрдә, шәһәрләрдә яшәүчеләр белән дә язышабыз. Әйтик, Мәскәүдә яшәүче бер кыз белән еш хат алышабыз.
Катя да үзенә күрсәтелгән игътибар, күчтәнәчләр өчен рәхмәтен җиткерде. Бүләкләрне район үзәгендә һәм авылларда яшәүче мөмкинлекләре чикле башка якташларыбызга да тапшырдылар. Аларны Россия Федерациясе Федераль Жыелышы Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның хәйрия фондыннан Халыкара инвалидлар көне уңаеннан әзерләп җибәргәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы инвалидлар Дәүләт Думасы