Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән укучылары җиңүчеләр сафында

Казанда узган "Без бергә" балалар иҗатына ярдәм итү һәм үстерү буенча республиканың муниципаль берәмлекләре фестиваленда Лашман урта мәктәбе укучысы Раил Гатин авиа модельләр ясау буенча ярышларда өченче урынга лаек булган. Күтәмә мәктәбе укучысы Владислав Зорин бу чарада судно модельләрен ясау буенча призерлар сафына кергән. Фестивальда безнең районнан гына да 30лап...

Казанда узган "Без бергә" балалар иҗатына ярдәм итү һәм үстерү буенча республиканың муниципаль берәмлекләре фестиваленда Лашман урта мәктәбе укучысы Раил Гатин авиа модельләр ясау буенча ярышларда өченче урынга лаек булган.

Күтәмә мәктәбе укучысы Владислав Зорин бу чарада судно модельләрен ясау буенча призерлар сафына кергән.
Фестивальда безнең районнан гына да 30лап укучы катнашкан, ә республика буенча 1,5 мең чамасы бала җыелган. Биредә "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәге территориясендә төрле ярышлар, күргәзмәләр, конкурслар һәм концерт та узган. Аларда райондашларыбыз да актив катнашкан. Безнең район укучыларының кул эшләнмәләреннән күргәзмәне җюри әгъзалары да мактап телгә алганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Конкурслар җиңүчеләр