Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән Сабан туенда 10 тапкыр батыр калган көрәшче дзюдо буенча Европа чемпионын да җиңгән

Якташыбыз Рәшит Бәдертдиновның хәтта илдә яхшы билгеле шәхесләр, мәсәлән, милли көрәш остасы, дзюдо буенча СССР һәм Европа чемпионы Хәбил Бикташев белән бил алышуы гына да ни тора!

Беренче тапкыр Бәдертдинов һәм Әбдеки егете Бикташев Нурлат Сабан туе келәмендә очрашканнар. Ул чакта Рәшит җиңә. Берничә ел үткәч, инде шактый көчәйгән Хәбил “әҗәтен” Чирмешәнгә килеп кайтара, бездәге Сабан туенда көндәшеннән өстен чыга. Әмма алар бер-берсенә үч, үпкә сакламыйлар, әле дә хәбәрләшеп, ярдәмләшеп яшиләр.

Рәшит Вәҗи улы Бәдертдиновка 60 яшь. “Татавтодор” җәмгыятенең Чирмешәндәге участогында механик булып эшли. Сабантуйларда дистәләрчә тапкыр батыр калган көрәшче. 90 килограмм үлчәү авырлыгында, республикакүләм Муса Җәлил истәлегенә турнирда берничә тапкыр җиңүче. Бер елны бу бәйгедә Яр Чаллы командасы капитаны буларак катнашкан. Аның турында китапларда да мәгълүмат табып була.

Ярый, аның үзе хакында үзеннән сорашыйк әле.

-Әйт әле, Рәшит, Чирмешәндә милли көрәшне популярлаштыру өчен нәрсәләр эшләргә кирәк? Әлегә республика күләмендә без арттарак урыннарда.

-Ярышларның дәрәҗәсен күтәрү мөһим. Аларга көрәштә билгеле, титуллы егетләрне чакыру сорала. Яхшы призлар булса, чакырсаң, киләләр алар. Тренерларны кызыксындыру да мөһим.

-Хәзер Сабантуйларда җиңүчеләргә җиңел автомашина да бүләк итәләр. Бу кирәкме?

-Кирәк, билгеле, милли көрәшне дәрәҗәле итү, көндәшлекне көчәйтү өчен кирәк ул – стимул.

-Русиядә дан казанган, республикада тиңе булмаган, инде мәрхүм авылдашың Ильяс Галимов ничек хәтердә калган?

-Ильяс бик сәләтле, көчле көрәшче иде. Төрле ярышларда, баштарак, аны берничә тапкыр җиңә алдым, соңгыларында, Ильяс миннән яшьрәк иде бит, күбрәк ул отты. Без келәмдә генә көндәшләр булдык, тормышта дус, аралашып яшәдек.

-Соңгы кырык ел чамасы вакытта район Сабан туенда, әле санап карадым, Туймәт егетләре, шунда туып үскәннәр, 24 тапкыр көрәштә абсолют батыр булып калганнар, шул исәптән үзең – 10(!) тапкыр. Моның берәр сере юктыр бит?!

-Бар да тырышлыкка бәйле, бездә дә шул һава, шул су. Мин үзем яшь вакытта ук турникта тартылдым, герь күтәрдем, гомумән, спорт белән дус булдым.

-Әле улларың Ренат белән Рамил дә өч тапкыр һаман шул район Сабан туеннан җиңүчегә дигән тәкәне җилкәләренә салып, кыйммәтле бүләк алып киттеләр.

-Яр Чаллыда торганда кая гына барсам да, алар үзем  белән иделәр. Өч яшьтән үк күнегүләргә йөрделәр. Мин бит шул каладагы һөнәри училищеда эшләдем, анда яхшы спорт залы бар иде. Хәер, улларым Чирмешәндә еш көрәшеп остардылар, укытучы тренерларына рәхмәт.

-Хәзер көрәшмиләр диярлек.

-Әйе, берсе 35, икенчесе 32 яшьтә бит инде, көрәшеп йөри торган чаклары үтеп бара. Алар гаиләлеләр, икешәр бала үстерәләр.

-Яшь дигәннән, хәзерге яшьләр көрәшен ничек бәялисең?

-Белеп, оста, капитально көрәшәләр. Алар бит элек үзләре дә мәйданнарда сөлге тоткан практик тренерларда шөгыльләнәләр, ярышларда еш катнашалар, сәламәт тормыш рәвеше алып баралар.

-Хатын-кызлар да келәмгә чыга башлады.

-Менә монысына карашым башкача, кызларның, хәтта кайбер әниләрнең зур көч куеп бил алышуын бер дә хупламыйм, көрәш алар өчен түгел.

-Әти-әниең синең белән горурланадыр дип уйлыйм.

-Шулай, билгеле, көрәш батыры булган, дәрәҗәсе ягыннан машинага торырлык тәкә белән бүләкләнгән улың ничек горурлык хисе уятмасын ди. Безнең әти-әни район Сабан туенда гел минем көрәшкәнне күзәттеләр. Җиңсәң, әнинең “Ул бит минем малай!” – дип башкалар алдында мактанып алуын аңлыйм мин.

-Син бит Казанда да күпләргә җитди көндәш булгансың?

-Куркып тормадым, анда да келәмгә чыктым. Вахитов районында өч тапкыр абсолют батыр калдым. Шунда, берсендә, инде көрәш тәмамлангач, яныма авылдаш күршем Хаҗип абзый килде дә, кочаклап-кочаклап елый башлады. “Молодец!” – ди. Аннары тагын байтак чирмешәнленең котлаганы истә. Ул чактагы хисләрне сүз белән генә аңлатып булмый.

-Көрәштә, ул шундый спорт төре, биртелергә дә мөмкин.

-Андый хәл бер генә булды, бик зур титуллы Илдар Габбасов белән Денис Сабан туенда көрәшкәндә кул чыкты. Дөрес, аны шунда ук утырттылар да.

-Минзәләдә дә көрәшеп йөргәнеңне беләбез.

-Бер елны бер көндә, анда, төрле вакытта үткән өч Сабан туенда җиңдем.

-Диета тотасыңмы?

-Юк, нәрсә телим, шуны ашыйм. Тәмәке тартмадым. Исәнлегем, Аллаһыга шөкер, бик яхшы.

-Бүләкләреңне кайда куеп бетердегез дип тә сорыйм инде?

-Кайсын үзебездә калдырдык, кайсын әти-әниләргә бирдек, сатып та җибәргәләдек. Сабан туйларыннан элек кытлык булган тузан суырткыч, кер юу, тегү машинасы, суыткыч, тагын әллә ниләр кайтты. Аларның исәбен дә белмим. Инде күптән, Утыз Имән Сабан туенда җиңүемне бишекле “Иж-Планета” мотоциклы белән бәяләделәр. аны былтыр гына тимер-томыр пунктына тапшырдык. Шушы мотоцикл шактый рәхәт күрсәтте, аның белән хатыным Нуриянең туган ягына – Минзәләгә дә еш бардык.

-Рәшит, алай да, искә төшер әле, араларында, иң кадерле бүләк кайсы?

-Казандагы Сабан туенда күтәрә алмаслык нәселле тәкә бүләк иттеләр. 45 кило ите чыкты.

38 ел элек, Бөгелмәдәге техникумда укыганда, 23 яшьтә Сугышлы авылында беренче тапкыр Сабан туе батыры булып калдым. Тәкәдән тыш, өстәл белән бүләкләндем. Ул әле дә кухняда тора, бик кадерле истәлек.

-Рәшит Бәдертдинов шул ук елны Башкортостанның Октябрьск шәһәре Сабан туенда да егетләрнең күбесен сыртларына салган.

-Җирдә көрәшәбез. Яңгыр ява башлады. Нык пычрандык. Ахыры минем файдага булды – батыр калдым. Машина юк чак бит, тәкәне җитәкләп, шәһәр буйлап, автовокзалга киттек, - дип ул елларны искә алды Рәшит Вәҗи улы. –Безне күреп, бер әби “Тәкәгезне сатмыйсызмы?” – ди. 70 сумга килештек. Иптәш егет белән Бөгелмәгә таксида кайттык, кесәдә дә яхшы ук акча калды.

Бер елны, Казандагы Сабан туенда бүләк ителгән зур тәкәне, пассажир автобусының арткы өлешенә салып, Яр Чаллыга алып кайтканнар. Батыр тәкәсе атна чамасы биек өйнең тугызынчы каты балконында тәмле ашап май җыя.

Милли спорт төрләре буенча спорт остасы Рәшит Бәдертдинов хатыны Нурия белән, ул тумышы белән Минзәлә районыннан, 1985 елда кавышалар. 11 ел Яр Чаллыда яшәгәч, 1996 елда Чирмешәнгә күченгәннәр.

-Безгә монда бик ошый, - ди Нурия. –Яшьрәк чакта хәтта сыер да асрадык. Рәшитнең көрәштәге уңышлары миндә, сүз дә юк, горурлык хисе уятты. Хәзер дә бергәләп чаңгыда шуабыз, саф һавада йөрибез. Былтыр, ярдәмгә мохтаҗ әнине дә Чирмешәнгә алып килдек.

Шөкер, Рәшитнең 84 яшьлек әнисе Асия апа да исән-сау, Туймәттә яши.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев