Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районында юбилярларга бүләкләр тапшырдылар

Лашманда яшәүче Миңнегөл Гыйматдиновага һәм Әмирдә яшәгән, бүген Чирмешәндә гомер итүче Хафизә Рәхмәтуллинага 90 яшь тулды.

Миңнегөл Габидулла кызы Ютазы районының Иске Уруссу авылында туып үсә. Бөгелмә педагогика училищесын тәмамлаган яшь белгечне Чирмешән районына, Лашман авылына эшкә җибәрәләр. Биредә ул үзенең гомерлек иптәшен - Хәниф Гыйматдиновны очрата. Яшьләр 1953 нче елны кавышалар һәм 64 ел бергә бәхетле гомер итәләр. Хәниф бабай гомере буе авылда кибетче булып эшли. Гыйматдиновлар биш бала тәрбияләп үстерәләр, кызганыч, бүген берсе гүр иясе. Хәниф бабайның 90 яшен тутырырга бер ай калгач гомере өзелә.

Миңнегөл апа 35 ел мәктәптә балалар укыткан.

-Ул искиткеч яхшы укытучы иде. Үзе йомшак күңелле, үзе таләпчән дә. Без аны бик ихтирам иттек. Миңнегөл апа белән, хәтта серләребезне уртаклаша идек, - ди юбилярны котларга килгән башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, үзе дә Лашманнан Рәмзия Долгополова.

Ул Миңнегөл апага Россия Президенты һәм район җитәкчесенең котлауларын ирештерде, бүләкләр тапшырды. Шул ук көнне тагын бер юбилярны котладылар.

Туймәт кызы Хафизә Ярулла кызы Әмир егетенә тормышка чыга. Ханәф бабай да, Хафизә әби дә гомер буе колхозда эшлиләр. Өч бала үстерәләр. Бүген Хафизә әби төпчек улы Венер, килене Галия тәрбиясендә яши. Юбилей уңаеннан, өйдә табын көйләгәннәр, дөрес, эпидемия булу сәбәпле, кунаклар күп чакырмаганнар, иң якыннары гына җыелган: балалары һәм оныклары яраткан әбиләрен туган көне белән котлаганнар.

Яше шактый булуына карамастан, әби беркайчан да төшенкелеккә бирелми. Аны иҗат кешесе дип тә була, ул шигырьләр яза,  әлегә кадәр Әмир авыл клубында булган бер концертны да калдырмаган. Соңгы вакытта гына исәнлеге какшаган, шулай да зарланмый, тормышыннан канәгать ул.

-Аллага шөкер, рәхәттә яшим, ашарга пешкән, керем юган, - ди Хафизә әби. – Балаларыма рәхмәт. 26 ел бергә яшибез, яман сүз ишеткәнем юк.

 

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев