Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районында 59 әфган сугышы ветераны яши

15 февральдә  Совет гаскәрләренең Әфганстан территориясеннән чыгарылуына 33 ел була. Әлеге дата уңаеннан Чирмешәндә шушы хәрби низагны узган ветераннар кабат бергә җыелды.

Мәгълүм булганча, Әфган сугышы 1979 елның 25 декабрендә башланып,  1989 елның 15 февраленә кадәр дәвам итә. 9 ел барган канкоешта илебездән 13 мең 860 кешенең гомере өзелгән, күбесе - яшь егетләр. Дөрес, безнең районнан анда һәлак булучылар юк.

Әфганчылар, Төньяк Кавказда барган хәрби  бәрелешләрдә катнашкан якташларыбыз район үзәгендәге Азатлык сугышчысы һәйкәле янындагы  Мәңгелек ут түренә веноклар, чәчәкләр куйдылар. Мәрхүмнәрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Анда Идел буе хәрби округы инспекторы, генерал-майор Анатолий Молоствов, Аксубай һәм Чирмешән районнары буенча хәрби комиссар Сергей Иванов та катнаштылар.

-Безнең районнан Әфган сугышында, башка район, шәһәр комиссариатлары аша китүчеләрне санап,  барлыгы 150ләп егет катнашкан. Ни кызганыч, районнан киткән 87 егетнең 28се инде тыныч тормышта вафат булды, 59ы исән-сау, - диде әфганчы ветераннарның райондагы оешмасы рәисе, үзе дә хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан Наил Котбиев.

Район мәдәният йортында җыелган барлык ветераннарны район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин тәбрикләде.  Ә Ростовтан килгән “Ростов“ төркеме, рәхмәт аларга, төп кунакларны һәм чарага килгән мәктәп укучыларын хәрби-патриотик җырлары, күңелгә үтәрлек сүзләре белән дәртләндерде. Ерактан килгән әлеге артистлар үзләре дә әфган сугышы ветераннары.

Очрашуга килүче ир-егетләр - ветераннар хатирәләрен ашханәдә көйләнгән чәй табынында дәвам итте.

Чирмешәндә әфганчылар очрашуы узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев