Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районы юбилярларына Президент Путин да бүләк җибәргән

12 яшьтән - колхоз эшендә Урманасты Үтәмеш авылында яшәүче Фәрхинур әби Галиуллинаны 90 яшьлек туган көне белән котладылар. Бөек Ватан сугышы вакытында 12 яшьлек Фәрхинур колхозда эшли, сукырайган әнисенә булыша. Аннан авыл апасы пенсиягә чыкканчы колхозда сыер сава, бозаулар карый, чөгендер эшкәртә. Фәрхинур әби ире Шакир белән җиде бала үстерәләр....

12 яшьтән - колхоз эшендә

Урманасты Үтәмеш авылында яшәүче Фәрхинур әби Галиуллинаны 90 яшьлек туган көне белән котладылар.

Бөек Ватан сугышы вакытында 12 яшьлек Фәрхинур колхозда эшли, сукырайган әнисенә булыша. Аннан авыл апасы пенсиягә чыкканчы колхозда сыер сава, бозаулар карый, чөгендер эшкәртә.

Фәрхинур әби ире Шакир белән җиде бала үстерәләр. Бүген аның 13 оныгы, 11 оныкчыгы бар.

Әтиең дә, дүрт туганың кайтмасын әле

Иске Элмәледән Мария Захаровага да 90 яшь тулды.

Мария Васильевна Ульяновка авылында туып үскән. Бөек Ватан сугышы башлангач, аның әтисе һәм дүрт ир туганы яу кырына китәләр һәм, нинди зур хәсрәт, кабат туган якларына әйләнеп кайтмыйлар. 12 яшьлек кыз өйдә сукыр әнисе һәм сеңлесе белән кала, колхозда хезмәт куя.

Мария Васильевна Иске Элмәле авылына кияүгә чыгып, ире белән биш бала тәрбияләп үстерәләр.

Мәрхәмәтле, шат күңелле юбиляр бүген улы һәм килене тәрбиясендә яши. Ул 12 оныгының һәм 14 оныкчыгының яраткан әбисе. Мария Васильевна күпләргә үрнәк, туганнары һәм якыннарына терәк һәм киңәшче.

Әниле йорт - кунаклы йорт

Кара Чишмә авылыннан Саимә әби Җиһаншинаның да 90 яшьлек юбилеена бик күп кунак җыелды.

Саимәгә башка чордашлары кебек үк Бөек Ватан сугышы елларында урман кисәргә, торбалар салу өчен канаулар казырга туры килә. Сугыштан соң ул колхозда хезмәт куя, җәйләрен чөгендер эшкәртә. Ире Мәхмүт 1971 елда үлгәч, биш бала әнисе тормыш авырлыгын ялгызы тарта.

Хәзер Саимә әби ялгызы гомер итә, аның янына авылдагы кызы хәл белергә еш килә, ә бәйрәм, ялларда төп йортка кунаклар күп җыела. Әбинең 14 оныгы, 23 оныкчыгы бар.

Юбиляр әбиләргә Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның котлауларын җиткерделәр һәм сәламәтлек, озын гомер теләп, истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined