Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районы юбилярларын Президент та тәбрикләде

90, 95 һәм 100 яше тулган ветераннарны гомер бәйрәме белән котлап, Россия Президентының шәхси котлау хатын тапшыру традициясе быел да дәвам итәчәк. Яңа елда юбилярларның исемлеген Иске Кадида яшәүче Маһинур әби Заһретдинова ачып җибәрде. 5 январь көнне аңа 90 яшь тулды. Дөрес, әбине балалары Түбән Камага алып киткәннәр. Кыш чыгарга....

90, 95 һәм 100 яше тулган ветераннарны гомер бәйрәме белән котлап, Россия Президентының шәхси котлау хатын тапшыру традициясе быел да дәвам итәчәк.

Яңа елда юбилярларның исемлеген Иске Кадида яшәүче Маһинур әби Заһретдинова ачып җибәрде. 5 январь көнне аңа 90 яшь тулды. Дөрес, әбине балалары Түбән Камага алып киткәннәр. Кыш чыгарга. Әмма җәй айларында ул туган авылына кайтып яши икән. Биредә аңа өч ел элек, сугыш ветеранының тол калган хатыны буларак, хөкүмәт биргән субсидиягә, яңа өй дә салганнар.
Әлеге буын җилкәсенә бик күп сынаулар төшкән. Ирләр сугышка киткәч, Маһинур әби дә, башка хатын - кызлар кебек, иң авыр хезмәтләрне башкара, гомере буе колхозда эшләп, лаеклы ялга чыга.
Якты Тауда гомер итүче, шулай ук шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләгән Әминә әби Шәйхиевага да күпне күрергә насыйп була. Ул Аксубай районының Кыязлы авылында туган. Аның әтисе сугыштан кайтмаган, әнисе бер ялгызы алты бала үстергән. 1948нче елны Әминә Якты Тау поселогына дүрт бала белән калган (иң кечкенәсенә 1 яшь тә ике ай була) Шакир Шәйхиевка тормышка чыга. Аларның уртак дүрт баласы туа.
-Безнең өлкән абый - апалар да әнигә "әни" дип дәштеләр. Мин аларның үги балалар икәнен үсеп җиткәч кенә белдем, - ди әнисенең юбилеена Түбән Камадан кайткан Әминә әбинең төпчек кызы Саҗидә. - Бүген дә әле алар телефоннан шалтыратып, әнине гомер бәйрәме белән тәбрикләделәр.
Әминә әбинең гомере дә хезмәттә үтә. Сугыш һәм сугыштан соңгы елларны аңа урман кисәргә , торф чыгарырга да, фермада эшләргә дә туры килә.
-Без күргән авырлыкларны балаларыбызга, оныкларыбызга күрергә язмасын, - ди ветеран. - Хәзер инде тормышлар Аллага шөкер: өйләребез җылы, өстәлләребездә нинди генә сыйлар юк. Менә бүген минем хәлемне белергә, котларга килгәнсез. Игътибар һәм хөрмәтегез өчен зур рәхмәт.
Бүгенге көндә якташыбыз төпчек улы тәрбиясендә яши. "Улым мине карап тора. Өйдә бөтен эшне эшли",- ди ул.
Әминә әбине юбилее белән район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина да котлады һәм Россия Президентының котлау хатын һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырды. Социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина һәм Иске Кади авыл җирлеге башлыгы Реваль Зәйнуллин да юбилярга котлау сүзләре җиткерделәр.
Сүз уңаеннан, быел районда 49 кешегә 90 яшь тулачак. Дүрт якташыбыз 95 яшьлек юбилейларын билгеләячәк. Ә Югары Кәминкә авылында яшәүче Мәрзия әби Мөбарәкшинага 6 сентябрьдә 100 яшь туларга тиеш.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы юбиляры