Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә язучы Рәмзия Габделхакованы бүләкләделәр

Якташыбыз, язучы Рәмзия Габделхакова район хакимиятенең Утыз Имәни премиясенә лаек булды. -Минем өчен бу бик зур бүләк. Бүләкләнүем турында хәбәрне ишеткәч үк күзләремә яшьләр килде. Мине онытмаганнары, шулай зурлаганнары өчен якташларыма зур рәхмәт, - ди Рәмзия Гайсә кызы. Рәмзия ханым Иске Үтәмеш авылында туа. Сигезъеллык мәктәпне Түбән Кәминкә авылында тәмамлый....

Якташыбыз, язучы Рәмзия Габделхакова район хакимиятенең Утыз Имәни премиясенә лаек булды.

-Минем өчен бу бик зур бүләк. Бүләкләнүем турында хәбәрне ишеткәч үк күзләремә яшьләр килде. Мине онытмаганнары, шулай зурлаганнары өчен якташларыма зур рәхмәт, - ди Рәмзия Гайсә кызы.
Рәмзия ханым Иске Үтәмеш авылында туа. Сигезъеллык мәктәпне Түбән Кәминкә авылында тәмамлый. Кооператив техникумында һөнәр үзләштергәч, Азнакай районына эшкә билгеләнә. 1980 нче елда гаиләсе белән Лениногорск шәһәренә күчеп килә һәм бүген дә шунда гомер итә.
Рәмзия Габделхакова мәктәптә укыганда ук яза башлый. Беренче язмалары район газетасында басыла. Бүген инде аның алты китабы дөнья күргән. Язучы төрле жанрларда иҗат итә.
Якташыбызның "Өзелгән яфраклар" әсәрен Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры да үз репертуарына алган, сәхнәләштергән. Бу моңсу комедия әшәкелек һәм хыянәт белән тәүге тапкыр очрашкан һәм аңа бирешмәгән кыз турында.
-Балалар йортында эшли башлагач, ташланган балалар язмышы турында күп уйлана башландым. Хәзер яңа әсәр өстендә эшлим, аны да шул темага багышларга исәп,- ди Рәмзия Габделхакова.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы