Чирмешән автоинспекторының әнисе – оста биюче
Кара Чишмәдән Гөлнур Шәкүрова ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре арасында үткәрелүче республикакүләм иҗат смотрында катнашып, “Хореография” номнациясендә беренче урын яулап кайтты.
Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан уздырылган бәйгедә район ЮХИДИ бүлекчәсенең өлкән дәүләт инспекторы Рәмис Шәкүровның әнисе Гөлнур Минаҗетдин кызын биючеләр арасында җиңүе өчен 5 мең сум күләмендә акчалата бүләкләгәннәр.

Рәмис Шәкүров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев