Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Бәркәтәле Әнәс Хәкимовның оныгы хаҗга путевка белән бүләкләнгән

Әнәс бабасы оныгының бөтен уңышларына бик сөенә. Монысы тагын да горурланырлык – Шамил Хәкимов кул көрәштерү ярышында беренче урынны алган, үз үлчәү авырлыгында җиңгән.

Башка җиңүчеләр катнашында шобага салгач, хаҗга путевка да аңа насыйп булган.

Әлеге ярышны ТР Диния Назарәте Яр Чаллыда үткәргән, анда дистәләрчә ир-егет катнашкан.

Түбән Камадан Бәркәтәгә еш кайтып йөрүче нык куллы якташыбыз - Шамил Илгиз улы колледжда укый, ураза тота, дини кеше, төпле, чыннан да, әби-бабасы, әти-әнисе дә горурланырлык егет.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев