Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Бәркәтә авылыннан Фәнис Әхмәтҗанов язмыш сынавын җиңеп яши

Бәркәтә авылыннан 45 яшьлек Фәнис Әхмәтҗанов яшәр өчен көнаралаш диярлек 150 километр юл үтеп, канын чистарттырырга йөри. Өстәвенә, якташыбыз инвалид коляскасында хәрәкәтләнергә мәҗбүр.

-Бәхетсезлек 2002 елда килде, 25 яшемдә идем.  Яңа ел бәйрәменә урамда, клуб каршында үскән чыршыны бизәргә мендем, ул сигез-тугыз метр чамасы биеклектә булгандыр.  Баскычта идем,  очына йолдыз куйганда, тотынган ботагым сынып китеп,  тимер койма өстенә егылып төштем. Сиздем, билдән түбән як тоймый, – дип искә ала Фәнис  ул көнне булган хәлне.

Якташыбызны шунда ук район үзәк больницасына алып китәләр, Казаннан килгән табиб операция ясый. Аннан соң Әлмәт шәһәрендә тагын ике операция кичерергә туры килә, тик яшь егет  коляскага кала. Инде егерме ел шулай.

-Йөреп китәрсең дип өметләндермәделәрме? – дим аңа.

-Нервларың үлмәгән, исән, тагын операция ясап карарга дигәннәр иде. Ясатыр да идем, тик ике-өч ел элек бөерләр эшләми башлады. Шуңа күрә операция уеннан тукталдым. Гемодиализга йөрим, канны чистарттырырга.

-Еш барасыңмы?

 -Көнаралаш диярлек, Әлмәткә Кузай аша йөрим. Әлмәткә 75 километр, барып кайтуы 150 километр чыга. Әти белән барабыз, мин рульдә, әти анда булыша.

-Бензинга да күп китәдер?

-Айга 10 мең сум чамасы, аның  3 мең 300 сумын кайтаралар, даруларны рецепт белән яздырып алабыз.

-Вакытында бармасаң?

-Буранлы, карлы, һава торышы начар чакта калдырган көннәр булгалады.  Берәр атнага китсә, исәнлек начарлана, хәл бетә. Әлмәттә, рәхмәт, табиблар,  медперсонал бик яхшы, өстеңә кычкыручы юк.  Мин, гадәттә, көндезге 12 нче яртыларга барам, аппарат астында 4 сәгатьләп ятам, кичке 4 нче яртыларда чыгам. Аппарат организмдагы канны тулысынча чистартып, кире “сала”.

-Анысы да, килдең дә укол кадатып кына киттең түгел икән.

-Юк шул, мәшәкатьлерәк. Менә шул  аппаратлар Чирмешәндә генә булсын иде.  Ялгышмасам, районда гемодиализга йөрүчеләр егермедән күбрәк, дип ишеткән идем. Кемнәрдер Нурлатка йөри дип беләм. Аппарат үзебездә булсын иде, шушы проблема аркасында күпме кеше шәһәрләргә дә күчеп китте.

-Фәнис, син бик оптимист кеше: зарланмыйсың, сыкрамыйсың.

-Төрле чак була инде. Бөтенесен уйласаң, урамга да чыгарга түгел. Нишлисең бит, йөрисе килә, хет бер аяк булса да йөрсен иде дә. Рәхмәт, әти-әни, туганнар бик булыша, аларга җиңел түгел. Исәнлекнең кадерен  чирләгәч кенә беләсең.

Фәнис белән әлеге сөйләшүебезне тыңлап  торган әнисе, 80не узган Җария апа да сүзгә кушылып:

-Әүвәл бик авыр булды, елаудан баш чыкмады.

-Берни эшләп булмый, язмыштыр инде, -  ди Фәниснең әтисе Имаметдин абзый да. - Язмыштан узмыш юк, диләр.

-Үзең кебекләр белән аралашасыңмы, Фәнис? - дип тә кызыксындым?

-Нотариус Ландыш белән сөйләшеп торабыз. Чирмешәндә яшәгән үзебезнең авылдаш, мәрхүм Илһам абый белән аралашып яшәдек. Бик яхшы кеше иде.  Читкә дә санаторийларга күп йөрим, үзем рульдә барам. Анда миннән дә авыррак хәлдәгеләрне күрәм. Кемнедер кашыктан ашаталар, муен сөякләрен сындырган яшьләр очрый. Андыйлар да, ни кызганыч, күп.

1976 елгы Фәнис Әхмәтҗанов Бәркәтә авылы урта мәктәбен тәмамлап, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында агроном һөнәрен үзләштергән. Әти-әнисе үстергән биш баласының төпчеге ул. Техникумнан соң клубта сәнгать җитәкчесе, аннан мәдәният йорты директоры булып эшләгән. Уңган егет җәйләрен комбайн иярләгән. Һәм бердәнбер көнне шундый аяныч хәл...

Фәнис бик аралашучан, ачык кеше. Бар ягы сәламәт булып та, шыңшып, зарланып яшәүчеләргә сабак алырдай ипле, үрнәк егет.  Яңалыклар белән телевизордан, интернеттан танышып бара, “Безнең Чирмешән”не дә көтеп ала икән. Аралаштык, сөйләштек, артык ялыктырырга  да яхшысынмадым: иртәгә аңа тагын юлга кузгалырга кирәк, 150 километр юлны йөреп кайтасы, дүрт сәгать аппарат астында ятасы бар. Әле ярый кыш үтте, бураннар юк.

автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Фанис син бик сабыр, тырыш, урнак егет! Районда урнак булырдай, исанлеге чикле булган кешелар куп. Кубесе эш белан мэшгуль. Молодцы!