Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

«Безнең Чирмешән» («Наш Черемшан») газетасы редакциясе үз ветераннарын котлады

1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Матур гадәт буенча без дә бу көнне үз ветераннарыбызны хөрмәтлибез.

Бүгенге көндә редакциядә һәм типографиядә озак еллар эшләп пенсиягә чыккан 16 хезмәттәшебез исән-сау гомер итә, аларның өчесе әле дә безнең сафларда.

Бәйрәм алдыннан без аларны өйләренә барып тәбрикләдек, күчтәнәчләр тапшырдык.

Иң өлкән ветераныбыз Наилә апа Дәүләтшинага 89 яшь. Наилә апа 33 ел типографиядә хәреф җыючы булып эшләде, көн саен Түбән Чегодайдан Чирмешәнгә җәяүләп эшкә йөреде.

Ветераннарыбыз безне көтеп алалар, чәчләре агарса да, йөрәкләре картаймый. Алар котлауларны, күчтәнәчләрне чын күңелдән сөенеп кабул иттеләр. Коллектив, газетаның бүгенгесе белән кызыксынып, изге теләкләрен ирештерделәр.

- Район газетасын хәзер дә яратып укыйм. Редакция коллективына безне онытмаганыгыз һәм бик кызыклы газетагыз өчен рәхмәт, - диде Анна Федоровна.

Евгений һәм Татьяна Ромина, Кәримә Талипова, Мәдинә Шәймәрданова, Минзаия Гарифуллина, Мәдинә Латыйпова, Флера Минхәерова, Шәрига Галиева, Надежда Никонова, Фәгыйлә Мөхәммәтшина озак еллар редакциядә намус белән хезмәт куйган ветераннарыбыз.

Кадерле ветераннарыбыз, без сезгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм гаилә иминлеге телибез.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев