“Безнең Чирмешән” хезмәткәре “Татмедиа. Яңа исемнәр” фестивалендә катнашты
Хезмәттәшебез, район газетасы дизайнер-верстальщигы Лилия Зөфәрова зур чарада – “ТАТМЕДИА” медиахолдингының яшь хезмәткәрләр өчен оештырылган “Татмедиа. Новые имена” дип аталган укуларында катнашты.
Ун район редакциясеннән 32 хезмәттәшебез: яшь корреспондентлар, СММ-белгечләр, веб-редакторлар, верстальщиклар һәм башка белгечләр катнашкан әлеге укулар өч көн дәвам итте.
-Замана таләпләре һәм яңа технологияләр журналистика өлкәсендә эшләүчеләрне һәрвакыт сынап тора. Без гел әлеге таләпләр белән бергә атларга тиеш. Шуңа мондый укулар бик файдалы һәм кирәкле, - дип фикерләрен уртаклашты Лилия Даут кызы.
Проект өч этаптан торды. Беренчесендә катнашучылар бәйгегә видеороликлар төшереп җибәрделәр. Җиңү яулаган тугыз хезмәткәр акчалата премиягә ия булды. Икенче өлештә “ТАТМЕДИА” җәмгыяте белгечләре яшьләр өчен мастер-класслар, лекцияләр үткәрделәр. Проектны тәмамлап, 19 майда – Татарстан Матбугаты көнендә ТР Дәүләт Советы бинасында әлеге катнашучыларның фотосурәтләреннән күргәзмә һәм очрашу оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев