Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

«Безнең Чирмешән» газетасының элеккеге редакторы 40 тонналы танк йөрткән

–Армия хезмәтен 1978-1980 елларда танкист булып Германиядә үттем. Ул вакытлар әле дә истә. Уку чорында кыенрак булса да, хәрби частьтә зарланырлык түгел иде: яхшы ашаттылар, яхшы түләделәр.

Хезмәтемнең икенче елында күп вакытым полигонда узды. Монда хәрби өйрәнүләргә киләләр, мин, механик-йөртүче буларак, үзебезнең частьтән, батальоннан, бер танк өчен җаваплы. Шул, 40 тонналы заманча техниканы, демобилизация алдыннан, тимер юл буенча, платформага төяп, заводка илттем. Юлда тәүлектән күбрәк вакыт узды, ара якын түгел. Барып җиттек, әмма танкны ремонтка алмыйлар – дистәдән артык ачкыч һәм инструмент җитми. Берәү юлын өйрәтте, ерак түгел кырда элеккеге танклар “чүплеге” бар икән. Шунда юнәлдек. Чыннан да, бу урынга дистәләп Т–34 танклары китереп ташланган. Сугыштан калган техника. Башня аша шуларның эченә үтеп, безгә кирәкле ачкыч һәм инструментларны таптык. 1980 нче елда булды бу хәл.

Кызык инде, ул елларда районнан күпчелек егетләр Германиядә хезмәт итте. Укыганда күбәү булсак та, хәрби частьта, батальонда Татарстаннан берүзем идем.

Кадыйр ГОМӘРОВ, “Безнең Чирмешән” газетасының элеккеге баш редакторы.

Кадыйр Гомәров фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев