“Безнең Чирмешән” газетасы редакциясе хезмәткәрләре Питрәчтә узган Сабан туенда катнаштылар
Республика журналистлары быел да зур бәйрәмгә җыелдылар. Питрәчтә узган Медиа Сабан туенда 600гә якын кеше катнашты.
Бу чараны инде икенче тапкыр оештырдылар. Монысында да мәйдан гөр килде, төрле кызыклы уеннарда җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырдылар. Бүләкләрне “Татмедиа” җәмгыяте филиаллары үзләре белән алып барды, шул исәптән чирмешәнлеләр күчтәнәчләре дә ияләрен тапты.
Бу көнне редакцияләр хезмәткәрләре рәхәтләнеп ял иттеләр, кунак булдылар, көчләрен сынап карадылар, Питрәч буенча сәяхәт кылдылар, билгеле, бәйрәм мизгелләрен чагылдырган материаллар әзерләделәр.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев