Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Бер куплет шигырь өчен – 1 сум 40 тиен

Газетасыз нидер җитми

Мин бала вакыттан район газетасы укып үскән кыз. Менә бу яртыеллыкта, нишләптер, “Безнең Чирмешән”гә языла алмый калдым. Нәрсәдер җитми кебек. Шулай да җаен табам, эштә яки әниләргә кайткач, аның бер санын да калдырмый укып барам.  Киләсе елның беренче яртысында үзем яздырган газетаны укырмын, аны алдыру өчен инде квитанция тутырып куйдым да.

Мин үземне дә район газетасы корреспонденты дия алам. Мәктәптә укыган елларда “Ленин юлында” газетасында дүрт юллык шигырем басылып чыккан иде, әле дә хәтеремдә, аңа 1 сум 40 тиен гонорар да түләделәр. Ул шигырь әле дә яттан беләм. Якыннарым турында язылган газеталарны җыеп барсам да, кызганыч, анысы сакланмаган.

Газетадан аерым кешеләр тормышы, язмышы турында язылган мәкаләләр укырга яратам. Еш кына, үземә таныш кешеләрнең дә язмышын яки шөгылен белеп бетермисең икән. Бертуган абыем Рифкать Гатин турындагы язманы саклап торам, үзенә күрә бер истәлек, тарих бит ул.

Газетаның һәр саны хәбәр алып килә. Киңәшләр укырга да яратам. Белдерүләр, котлаулар да яңалык җиткерә.

Венера Шарапова.

Чирмешән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев