Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Белоруссиядән Чирмешәнгә кайткан кунаклар мемориаль үзәккә кермичә китмиләр

Чирмешәндәге мемориаль үзәккә быелның сигез аенда 2000нән күбрәк кеше килгән.

- Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән, Архангельск өлкәсеннән, Белоруссиядән дә Чирмешәнгә кайтып, безгә керүчеләр булды, - ди үзәк директоры Валентина Захарова. – Төрле максатлар белән мөрәҗәгать итәләр: кемдер карап чыгарга гына керә, башкалар туганнары турында мәгълүмат эзли, кайберәүләр мемориаль үзәккә гаиләләрендә сакланган фоторәсемнәр, документлар бүләк итәргә дип килә.

Белоруссия республикасыннан әниләре янына Чирмешәнгә кунакка кайткан бертуган Лариса һәм Наталья Паленовалар да (кыз фамилияләре) мемориаль үзәктә булдылар.

-Брест шәһәрендә яшибез, әни янына еш кайтып йөрибез. Туган як барыбыр сагындыра, - диде Лариса. – Мемориаль үзәккә дә керергә тырышабыз. Биредә эшләүче кызлар бу юлы да эчтәлекле экскурсия үткәрделәр. Әле бер фоторәсемдә бабабызны да күреп алдык, ул - Карл Александрович Фишер немец теле укытучысы булып эшләде.

Кунаклар район үзәгендә спорт объектларныың күп булуын билгеләделәр.

-Күл буена да төшәргә яратабыз, монда ремонт ясаганнар, әмма, минемчә, элегрәк матуррак иде. Титов чишмәсе янында да ремонт кирәк, - диде Наталья.

автор фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев