Бәркәтәдән сыер савучы Галимә Әбрарованы “Урал” мотоциклы белән бүләкләгәннәр
Бәркәтә авылыннан хезмәт ветераны, гомере буе колхозда сыер сауган Галимә Әбрарова “Почет билгесе” ордены кавалеры да. Дәүләт бүләген аңа Казанда, “Татарстан” ресторанында тапшырганнар.
Галимә (Гадилә) Фатыйх кызы Бәркәтәдә данлыклы “Шушма“ колхозының гөрләгән вакытында эшли. Алдынгы хуҗалыкны легендар шәхес Кәрам Нуриман улы Әхмәтҗанов җитәкләгән еллар бу.
-Кәрам абый таләпчән, нык эшләтә иде. Үзем дә гел алдынгылыкта булдым, ишле гаилә, күп кирәк, син алты баланы ашат, киендер әле, - ди ул, үткәннәрне искә алып.
-Сыер савучының йокысы да туймагандыр, - дим.
-Иртәнге дүрттән китә идек. Кышын да резина итек белән, шакор-шокыр, аякларны шул бетерде дә. Сыерларны өч мәртәбә: иртә, кич, төш вакытында савабыз. Йокы күрмәдек инде. Көндез вакыт булса, бераз баш төртеп аласың. Хәзерге кебек автомат кер юу машиналары да юк бит ул заманда. Иртән үзебезнең биткә су тими, сыер юабыз. Алдынгы колхоз, семинарлар еш, сыер чиста кирәк. Кичү инеше аша элеккеге басмадан чыгып, флягларне күтәреп ташый идек. И-и, ул вакытта эшләгәннәр.
-Орденны юкка гына бирмәгәннәр инде алайса.
-“Почет билгесе”н Казанда тапшырдылар. Яз көне иде, хәтерлим. “Минералку с пузырьками будем пить, после посева (чәчүдән соң) көчлерәге белән юарбыз”, дип шаяртып әйткәннәре истә. ”Татарстан” ресторанында утырдык.
-Галимә апа, күп сөт савар өчен...
-Сыерның телендә, диләр бит, шул дөрес инде: күбрәк фураж, ашаргасы булса, сөт була ул.
Хәзер Галимә Әбраровага 77 яшь. 1964 елда кияүгә чыккан, өйләнешкәч, ире Якубны армиягә алалар.
-Ирем өч ел армиядә хезмәт итте, мин авылда хат ташучы булып эшләдем, - ди Галимә апа.
Якуб кайткач, яшь гаилә, бәхет эзләп, Свердловскига китә.
-Анда такта заводында хезмәт куйдык. Безгә бер җиңел эш эләкмәде инде, балакаем. Аннан – авылда, колхозда, кул белән 27шәр сыер сава идек, - ди ул.
Мәрхүм ире Якуб газчы, осеменатор да, терлекче дә булып эшләгән. Галимә 7 бала тапкан, алтысы үскән. Бер елны йортлары янып, 11 айлык улы –дүртенче баласы янгын вакытында ташка егыла, башына кан сауган.
-Больницада өч көн, өч төн елады да үлде сабый, табиблар алдан ук булырлык димәделәр, өметләндермәделәр, - ди ул ачынып. -Ул да булмады, фермада азык керткәндә арбадан егылып төштем. Бетон өстенә, башка шеш чыкты. Чаллыга больницага бардым. Кайтып китегез, рак, диделәр. Табиблар операция ясарга алынмады, йомырка кадәр шеш. Бер табиб тәвәкәлләп, аны алды, кан тамырларын кыскан икән.
Галимә апа бүген улы Ринат, килене Рузилә, өч оныгы тәрбиясендә яши. Ике катлы зур йортта гомер итәләр.
Үткәннәргә тагын күз салсаң, бер елны алдынгы колхозчыны “Урал“ мотоциклы белән бүләклиләр.
-Нәрсә өчен бирделәрме, шул, күп сөт сауганга инде, чөгендер дә эшләдек. Ул болай булды, машина бирмәкче иделәр, Якуб белән киңәштек тә, безгә машина нәрсәгә инде, печән ташырга мотоцикл кирәк, дибез. Әле ул Шенталага баргач, “Урал” мотоциклы урынына “Днепр” бирмәкчеләр. Дивана түгел бит инде без, “Урал”ның яхшырак икәнен беләбез. Әрсез идем, усал идем, моны алмыйм дип, Чирмешәнгә кайтып киттем, беренче секретарьгә кереп, хәлне сөйләп бирдем. Шул, аннары “Урал” барып алдык, мәрхүм Имаметдин абый Сәлахетдинов машинасына салып кайттык. Үзем дә йөрдем ул мотоциклда, үткен идем, бүләкнең рәхәтен күрдек.
-Бүген ничек яшисез?
-Тормышымнан канәгать, рәхмәт, балаларым карый. Исәнлек кенә чамалы, олыгайдык, - ди хезмәт ветераны.
Марат Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев