Бәркәтәдән Сәлимҗан Хаммәтгалимов гомере буе электрчы булып эшләгән
Бәркәтә авылында гомер иткән Сәлимҗан Хаммәтвәли улы Хаммәтгалимов май аеның матур көнендә дөньяга килгән.
Аның туган көне белән котларга Чирмешәндә яшәүче улы Рәвкать йортына район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина, Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Ринат Сибгатуллин бардылар. Илнур Минсәгыйт улы юбилярга район башлыгының Котлау хатын һәм бүләген тапшырды.
Әтиләренең, бабайларының юбилеена балалары, оныклары да җыелган. Матур итеп өстәл көйләгәннәр. Әти белән әниләрен түр башына утыртылар. Балаларыннан көнләшеп тә алдым, бәхетле кешеләр, үзләре дә олы яшьтә, әти-әниләре дә әле исән-сау, оныкларын, оныкчыкларын күреп, кадер-хөрмәттә яшиләр.
Бабай аякта булса да, кызганыч, колаклары начаррак ишетә икән. Шуңа да без бергә 66 ел гомер иткән хатыны Нәкыйбә әби белән әңгәмә кордык.
-Без икебез дә бер авылда туып үстек. 1960 нчы елның ноябрендә кушылдык. Озак сөйләшеп йөрмәдек, мин ияреп кайттым аңа. 66 ел бергә гомер иттек, дүрт малай, бер кыз үстердек. Бүген инде 10 оныгыбыз, биш оныкчыгыбыз бар. Аллаһыма шөкер, балаларым бик тәртипле булдылар. Икебездә колхозда эшләдек. Бабай электрик иде, 23 ел тегермәнне дә, ындыр табагын да карап торды, механизмнарны төзәтеп. Токта бит гел тавыш иде, шунда тавышы да бетте, колаклары да ишетми, - ди 88 яшьлек Нәкыйбә әби. – Безнең Бәркәтәне “Вторая Москва” дип йөрттеләр бит. Кеше дә, эше дә күп иде.
Хаммәтгалимовларның бер улы туган авылларында, икесе Чирмешәндә, кызлары Бөгелмәдә яшиләр. Әби белән бабай - һәрберсендә кадерле кунаклар. Әтиләренең юбилеен да Чирмешәндә үткәрергә ниятләгәннәр. Ләкин әби белән бабай кая гына барсалар да, үз өйләренә кайтырга ашыгалар. Элек йорт тутырып мал асраганнар, әле бүген дә тавыклары, бройлерлары бар икән.
-Нәкыйбә әби, Сәлимҗан бабайга ияреп кайттым, дидең, үкенгәнең булмадымы соң? – дим әбигә.
-Юк, матур яшәдек. Дөрес, төрле чаклар булды. Тормыш бит ул гел бер килеш кенә бармый. 66 ел бергә торабыз, әле дә әйткәләшеп алабыз. Яшьләргә дә чыдам, сабыр булырга кирәк дияр идем, - дип әби үзенең акыллы киңәшләрен яшьләргә дә җиткерде.
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев