Бәркәтәдән 99 яшьлек Мөнәвәрә әби әле дә гармун тарта
Бәркәтә авылында гомер итүче Мөнәвәрә Нәҗип кызы Хуҗиевага шушы көннәрдә 99 яшь тулды.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Моксинова якташыбызга РФ Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Рамил Айбатовның котлауларын ирештерде, сәламәтлектә озын гомер кичерүен теләп, истәлек бүләге тапшырды.
Әбине Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та тиздән җитәчәк Җиңү көне уңаеннан котлап, бүләк җибәргән.
Мөнәвәрә Нәҗип кызы Бөек Ватан сугыш елларында, башка яшьтәшләре кебек үк, колхозда эшли. Аңа ир-ат эше дә башкарырга туры килә: җир дә сукалый, тубал белән иген дә чәчә, фермада да хезмәт куя.
Мөнәвәрә әби боегып утыра торган кеше түгел. Акрын гына булса да әле дә үз аякларында йөреп тора, намазны да калдырмый, кулыннан килгәнен эшли.
Мәнәвәрә әбине 90 яше белән котларга килгәч, ул безгә гармунда уйнап, җырлап, биеп тә күрсәткән иде. Бүген дә әби кулына гармун алды, элеккеге кебек уйнамаса да, көй чыгара алды.
Ул, ире Минәхмәт белән, яшь вакытларында, хәзергечә әйтсәк, мәҗлесләрдә "тамада" булып та йөргән, авылдагы бер чара да алар катнашыннан башка узмаган, халыкны мәзәк сүзләре белән көлдергәннәр, җырлаганнар, гармунда уйнаганнар.
Хуҗиевлар биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Рәфкатьләре генә, кызганыч, иртә вафат булган. Мөнәвәрә белән Минәхмәт үзара гына түгел, күршеләре белән дә дус-тату яшәгәннәр. Бабай гүр иясе булгач та, әби ялгызлыкны тоймаган, күршеләре, туганнары аның хәлен гел белеп торалар. Олы улы, гомумән, шәһәрдән авылга, әнисе янына күчеп кайткан. Соңгы вакытта Мөнәвәрә әби улы Әлфәт тәрбиясендә яши.
-Безнең әни – уникаль кеше. Без бала чакта әтидән түгел, әнидән шүрли төшә идек, - диде әнисен гомер бәйрәме белән котларга Түбән Камадан кайткан улы Ренат. – Ул берниндә эштән дә курыкмады. Олыгайгач та, безнең кайтканны көтеп тормыйча. бер бакча бәрәңгене берүзе казып, җыештырып куя иде.
Әби яшьлегендә, хәтта балык тоту өчен ятьмә дә үргән, әтисе тоткан балык саткан. Якташыбыз Сабан туе мәйданына да чыкмыйча калмаган, уеннарда да катнашкан, бүләкләр алган.
Мәнәвәрә әби үзенең озын гомерле булуының сере эш сөюдә, җан тынычлыгында, активлыгында һәм позитив булуында, дип саный.
-Кешегә начарлык эшләмәгез, ул беркайчан да онытылмый. Яхшылык таистән чыкмый. Яхшы гамәлләр күбрәк кылыгыз, - дип озатып калды безне әби.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев