Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Бәркәтәдә яшәүче 90 яшьлек Галия әбинең туган көнен зурлап үткәрделәр

Бәркәтә авылында яшәүче Галия Фәхретдинованың 90 яшьлек юбилее көнне йорты кунаклардан гөрләп торды, балалары, оныклары, оныкчыклары, туганнары мәҗлескә җыелды.

Кызганыч, Галия әби начар ишетә, аның үзе белән сөйләшә алмадык, ләкин бәйрәмгә килгән кызлары әниләре турында бик теләп сөйләделәр.

-Безнең әни бик молодец, бөтен нәрсәгә кулы бара, гомере буе эшләде, гел алдынгылар сафында иде. Алар әти белән гел авыр эштә булдылар, озак еллар урман кистеләр, чөгендерне дә гектарлап ала иде, башкалар бер-ике гектар эшкәртсә, без өчне эшли идек, - диде Яр Чаллыдан кайткан олы кызы Равилә Мингалимова.

-Әнинең хезмәт кәнәгәсен карап утырдым әле, 11 яшеннән колхоз члены, дип язылган, - диде Югары Кармалкада гомер итүче кызы  Резеда Борһанова.

-Әтиебез йомшаграк күңелле булды, әни - боевой, бик эшчән. Үзләре дә каты эшләделәр, безне дә яшьли шуңа өйрәтеп үстерделәр. Әти балта остасы иде, бик күп кешегә йорт салышты. Күршеләр белән дә бик дус, тату яшәделәр, - дип әңгәмәгә кушылды юбилярның тагын бер кызы  Фәүзия Сәйфетдинова, ул да Югары Кармалкада яши.

Галия әби янында төпчек кызы Рәхилә яши, өйләрен җыештырып, әнисен тәрбияләп тора.

Сүз уңаеннан, гаилә башлыгы Солтангали Марий Элдан булган. Галия әбине яшь чагында шул якларга урман кисәргә җибәрәләр, яшьләр шунда танышып гаилә корганнар. Аннары Галия апаның туган ягына, туган нигезенә кайтып төпләнгәннәр, 45 елдан күбрәк бергә гомер иткәннәр, биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызганыч, берничә ел элек олы уллары вафат булган, бабай да инде күптән гүр иясе.

Олы яшьтә булуына карамастан, Галия Миннебай кызы дөнья хәлләре белән кызыксынып тора, “Безнең Чирмешән” газетасын бер санын калдырмыйча укып бара.

-Тормышларыбыз Аллаһыга шөкер, бүген зарланырга урын юк, барысы да җитеш. Дөньялар гына тыныч булсын, - диде юбиляр.

Юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл Мохсинова, социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина һәм Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Ренат Сибгатуллин котлады. Ветеранга район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән котлау сүзләре ирештерделәр, бүләкләр бирделәр.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев