Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Бәркәтәдә чик баганасы бастырдылар

Аны Гайнановлар йорты каршындагы урында бастырганнар. 2 метр биеклектә, башка параметрлары, үлчәмнәре дә стандартларга туры килә.

-Бу яшелле-кызыллы багананы чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән әтигә сюрприз – бүләк булсын дип ясадык, - ди Равил Гайнанов. -Нарат агачы алып, аны шомарттык һәм буяп та куйдык. Әти багананы шул хәлдә генә күрде. Фундаменты да бар, тимер терәк тә урнаштырдык.

Равил - Гөлсинә һәм Габдерәфыйк Гайнановларның төпчек уллары - нефтьче – оператор. 25 еллап Себердә, Сургутта эшләгән. Бәркәтәгә узган елда гына кайтып урнаша. - Күптәнге хыялым нәкъ бүген, чик сакчылары көнендә тормышка ашты, - ди ел ярым Кытай чигендә хәрби хезмәт үткән Равил Гайнанов. Багана янындарак Россия, Татарстан һәм Благовещенскийдагы безнең отрядныкы кебек флаг элдек.

Равил әйтүенчә, ул Бәркәтәдән Фәгыйль Морзаханов белән гел диярлек бергә булган, служагы да авылда тора икән. Дөрес, бәйрәм көнне билгеләп үтәргә җае килми. Әле бүген дә Равил Габдерәфыйк улы, эш белән бәйле, Чирмешәнгә, чик сакчыларына һәйкәл ачу тантанасына бара алмаган. Хәер, моннан берничә көн элек ул һәйкәлне күреп кайткан, бик ошаткан.

83 яшьлек Габдерәфыйк Җиһанша улы, алда язылганча, чик буен саклаган. Әүвәл Таҗикстан белән Әфганстан арасында, аннары Кытай чигендә чик сакчысы булган.

-Өч ел солдат киеме кидем, - ди кырык елга якын колхозда трактор йөрткән ветеран. – Автомат та тоттык, шөкер, аны кулланырга туры килмәде. Частебызда татарлар күп иде, башка милләт егетләре белән дә тату яшәдек. Анда без аяк баскан һәр сукмак һаман истә, күз алдында кебек. Безнең гаиләдә чик сакчылары өчәү: улларым Рәфис белән  Равил һәм мин. Бер улыбыз ракета гаскәрләрендә хезмәт итте. Бәйрәм белән котлаучыларга рәхмәт, бу көнне, бездә хәмер-фәләнсез генә, өстәлгә  тәмле ризыклар куела, ул да кәефне күтәрә.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев