Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Бәркәтә ветераны ире белән узылган гомерне сагына

Бәркәтәдә яшәүче Мингаян Газизҗановага 95 яшь тулды

Аның бердәнбер улына да быел 67 яшь тула. Инде 50 елга якын Нижневартовскида яшәүче Гайсә Гайзулла улы бүген әнисе янында кунакта.

- Шөкер, әни исән-сау, туган нигезебезгә кайтабыз. Алтмыш еллык булса да, өебез якты, җылы. Кайбер урыннарын матурларга материал да алган идем, ничектер әнинең өйне үзгәрттерәсе килмәде, - ди Гайсә абый. – Алай да быел, икенче кайтуымда газ пичен яңартырга килештек.

 

- Елына өч-дүрт тапкыр да кайта улым, рәхмәт яусын, - ди Мингаян әби. – Бабай-картым исән чагында үзебез әллә ничә тапкыр алар янына, Себергә бардык. Путевка бирсәләр дә, курортка гына чыгып китә алмадым, элек абзар тулы мал иде, нужа кудык.

Мингаян Газизҗан кызы тоташ 21 ел дуңгызлар караган, сыер да сауган. Рәсемен берничә ел районның Мактау тактасында тотканнар. Бүләккә радиоалгыч биргәннәрен дә хәтерли ул.

- Алай да иң бәхетле көннәрем – ирем Гайзулла белән үтелгән гомер, - ди юбиляр. – Малны күп тоттык, эшкә иренмәдек. Больницаның кайда икәнен дә белмәдем, 90 яшь тулгач кына сукыр эчәгенә операция ясадылар.

Бүген 95 яшьлеген бәйрәм итүче Мингаян Газизҗанованы районнан килеп тә котладылар. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл Моксинова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина якташыбызны Россия Президенты Владимир Путин, район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән тәбрик иттеләр, бүләкләр тапшырдылар. Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Ринат Сибгатуллин да аңа бүләк белән килгән.

Мәҗлескә тәмле бәлеш, пылау өлгерткәннәр.

Юбилярның бер зары да юк. Олыгаю гына үзен сиздерә. Шөкер, күзләре күрә, колаклары ишетә,  әле бүген дә саф һава сулап керде. Кардәшләре  хәлен белеп торалар, караучысы да бар.

Мингаян әби түр башындагы телефонын еш кулга ала, рәхәтләнеп туган-тумача, балалары белән күпчелек үзе шалтыратып сөйләшә. Хәтере яхшы, аларның күбесенең телефон номерларын яттан белә, диделәр.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев