Азат Могыйнов үз хуҗалыгындагы күп эшләрне техникага “йөкләгән”
Түбән Кәминкәдә яшәүче якташыбыз бүген бакчасында, хуҗалыгында куллана торган техник җайланмаларын дистә еллар элек үк ясап эшкә “җиккән”. Ул вакытта андый әйберләр кибетләрдә дә булмый әле.
Хуҗалыгында бөтен эшне ансатлаштырырга тырыша ул. Бәрәңгене үзе әмәлләгән чәчкеч белән утырта, төбен өя, уңышын ала торган техниклары да кул астында. Заманында әле беркемдә дә булмаган, мотоблокка тагыла торган, роторлы кар көрәгеч тә инде ничә еллар хуҗасына тугры хезмәт итә.
-Әти - фронтта яраланып кайткан сугыш инвалиды, бер кулы эшләми иде. “Мин бит авыл кешесе, терәләп торырлык булса да ярар”, дип гарипләнгән кулын кистертмәгән. Аның ”Улым, кулың ике, бөтен эшкә өйрән!” - дигәнен һич онытмыйм.
Әтисенең сүзләрен үтәп, бөтенесен: тимер-томыр, агач, электр, эретеп ябыштыру эшләрен сеңдереп үсә Азат.
-Авыл җирендә яшәгәнлектән, йорт тирәсендәге көндәлек мәшәкатьләрне техника ярдәмендә ансатлаштыру ягында мин. Моның өчен ни дә булса уйлап табып ясыйм да, ошамаса, сүтеп, кире җыям, - ди ул.
Азат Мәгъсүм улы, терлекләр дә асрагач, тезмәгә печән менгезүне үзенчә җайлаштырган. Ишегалдындагы машина астын карау өчен эстакада бик ипле, авыл кулибины аны бер кул белән диярлек күтәреп күрсәтте. “Муравей” мотороллеры чүт кенә машинага әйләнмәгән, уңган якташ терлекләр астыннан тиресне шуның белән ташый. Авылда су башняларын карап тору өчен җаваплы оста анда да барысын да автоматлаштырган, нәтиҗәдә, башняларда су гел тулы тора икән.
-Бигрәк тә элек кемдәдер ут, су бетсә, мотоцикл, башка нидер ватылса, Азат – ашыгыч ярдәм. Белеп, “эченә кереп” эшли. “Ник врач булмагансыңдыр син” диләр кайбер авылдашлар, - дип ирен мактап алды Азат абыйның хатыны Раухания апа.
Могыйновларда тагын бер нәрсәгә игътибар иттем: аларда ишекләрнең күбесе диярлек, хәтта зур капка да роликларда, поездлардагы сыман янга шуытып ачыла торган итеп ясалган.
-Анысы кыш көне яхшы, карлы вакытларда ачып керергә ансат, - ди Азат абый.
Авыл уңганнарының теплицаларына да күз салмыйча булдыра алмадым. Ачык ишектән күренгән кып-кызыл булып пешеп утыручы бакча җиләкләре кызыктырды. Кыяр түтәлләре дә уңыш бирә.
-1 майда беренче кыярларны өзеп кердек, февральдә чәчкән идек, - ди Раухания апа.
Азат абый салкын көннәрдә теплицаларын газдан эшли торган экранлы мичләр белән җылыткан, анда да аның үз конструкциясе. Таймер белән, кирәк вакытта үзе кабынып сүнә торган мич тә шунда гына. Үзе ясаган тамчылы сугару системасын да мактап туя алмый, су сибеп йөрисе түгел.
Пенсиядәге әфган сугышы ветераны гадәттә иртәнге дүрттән инде аякта икән.
-Уянуга сикереп торам, аунап, уйланып ятканым юк. Торуга зарядка ясап алам, аннары терлекләр янына чыгам. Аннан эш бер-бер артлы тезелә. Язгы якка чыккач, март аеннан гаражда мин, - ди ул.
-Җизни көлә: ”Азат бит ул вакытын бер дә әрәм итми. Телевизордагы реклама вакытында да тиз генә йоклап ала”, - ди Раухания ханым.
Ике бала үстергән Могыйновларның бакчалары ялт итеп тора. Һәрнәрсә үз урынында. Җәйләрен каникулга кайткан оныклар да мондагы тәртипне күреп, әби-бабайларыннан эшкә өйрәнеп үсәләр. Хәрәкәттә-бәрәкәт, дигән девиз белән яши әлеге гаилә. Әтиләренә, бабаларына хөрмәт сизелеп тора.
-Мин Азат ятмыйча ятмыйм, ул табынга утырмыйча, бездә ашарга утыру гадәте юк, балалар, оныклар да моны белә. Аллаһка шөкер, тавыш чыгарып яшәмәдек, тормыш бит, вак-төяк сүзгә килсәк, беребез чыгып китә, шулай суынабыз, үпкәләр онытыла, - дип 43 ел бергә яшәү серләре белән уртаклашты Раухания Гайсә кызы.
Әйе, уңган кеше белән яшәү өчен, үзең дә шундый булырга кирәк шул. Күп еллар бергә авыл кибетендә сатучы булып эшләгән ирле-хатынлы якташларыбыз бу яктан бер-берсен тулыландыра, чиләгенә күрә капкачы, ди андыйлар хакында безнең халык.
Марат Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев