“Авыр тормыш тилмертә, җиңел тормыш тилертә” диелә халык мәкалендә
Кешеләрнең тормышы төрлечә. Кайберәүләрнең ул шома һәм бәхетле бара, ә авырлыклар кемнедер рухи сындыра, берәүләргә, киресенчә, яшәүгә көч бирә.
2024 ел - Гаилә елы. Һәр кешенең үз йорты, гаиләсе булырга тиеш. Һәркем якыннарын һәм туганнарын яратырга хокуклы.
Абыем белән без әти-әниебезне бик иртә югалттык. Әтиебез Лашман авылыннан. Алар әниебез белән иртә аерылышсалар да, әти безгә еш ярдәм итеп торды. Әнием йөрәк өянәгеннән үлгәндә, миңа - 10, абыема 15 яшь иде.
1970 елларда барысы да гади генә яшәде. Әле дә хәтерлим, ул вакытта авылда түбәләре салам белән ябылган йортлар күп иде. Һәрбер гаиләдә ипи салалар, ашны да казанда пешерәләр иде.
Язмамның герое олы йөрәкле, бик гади кеше. Бу игелекле һәм тыйнак хатын-кыз - Ольга Тихоновна Никитина. Ул Ивашкино авылында туып үскән. Оля апа - әнинең сеңлесе. Алар безнең күрше йортта яшәделәр. Гаиләбезгә шундый хәсрәт килгәч, Оля апа безне үзенә алды. Һәм без дүртәү яши башладык, дус бер гаилә булып. Минем хәзер абыем гына түгел, апам да бар иде.
Шул вакыттан бирле инде 53 ел гомер узган, күпме сулар аккан. Без инде күптән төрле якларга таралыштык. Апабыз безне тәрбияләп үстерде, безгә белем бирде. Оля апа беркайчан да ятимлекне сиздермәде, безне беркайчан да үзенекеләргә һәм читләргә бүлмәде, бер тапкыр да үги балалар икәнлегебезне сиздермәде, гәрчә аның бердәнбер кызы булса да. Ул чыннан да әниебезне алмаштырды, безне тормыш авырлыкларыннан яклады, саклады.
Без күптән инде әби-бабайлар. Ирем Борис Григорьевич Портнов (хәзер мәрхүм) белән ике ул һәм бер кыз үстердек. Олы улыбыз Александр Түбән Камада яши, заводта инженер-программист булып эшли. Икенче улыбыз Григорий Әлмәттә проектлау хезмәте начальнигы. Кызыбыз Татьяна Чаллыда яши. Ул корпус җиһазлары дизайнеры.
Без беркайчан да игелекле һәм киң күңелле Оля апабызны онытмаячакбыз. Ул 89 яшендә арабыздан китте. Картайгач, аның күзләре начар күрә башлады, ишетүе дә начарланды. Без аны кадерләп, тәрбияләп, хөрмәтләп соңгы юлга озаттык.
Аның игелеклеге алдында баш иябез.
Хәзер, лаеклы ялда булганда, шигырьләр яза башладым. Татар җырын өйрәнәм, сәхнәдә шул телдә чыгыш ясарга хыялланам.
Соня Портнова (Нагимова).
Яңа Элмәле авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев