Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Әмирдән Гыйльминәваль Гарипованы ВДНХның көмеш медале белән бүләкләгәннәр

Әмир авылында гомер итүче Гыйльминәваль Гариповага 90 яшь тулды. Якташыбыз 10 яшеннән колхозда эшли башлый, аны ат караучы олырак бер абыйга ярдәмче итеп билгелиләр. Башлангычта укыганнан соң, мәктәп бусагасын да бүтән атлап керми ул.

Нәваль 1958 елда авылдашы Якупка тормышка чыга. Якуп киленне каената-каенана янына алып кайткан. 6 елдан соң яшь гаилә колхоз ярдәме белән яңа йорт салып чыга. Бер-бер артлы биш бала: Наилә, Наил, Галия, Илсөяр, Илгизәр дөньяга килә. Гариповлар 66 ел бергә матур гомер итәләр. Кызганыч, күптән түгел Якуп абый мәрхүм булды. Бүген әнисе янында олы кызы Наилә апа яши.



Якуп абый белән Гыйльминәваль апа гомер буе колхозда эшлиләр, кая билгеләсәләр дә, икесе дә эшне җиренә җиткереп башкаралар, гел алдынгылар сафында булалар.
Нәваль апа сарыклар карый, шактый күп еллар сыер да сава. Гариповлар үзләре дә 88 яшькә җитеп сыер асраганнар. Авыл тормышы җиңел булмагандыр, ләкин алар беркайчан да зарлануны белми. Һәр эштән тәм табып, тормышның кадерен белеп яшиләр.

Якташыбыз 1977 елда “Социалистик ярыш җиңүчесе” билгесе белән бүләкләнгән, 1978 елда Авыл хуҗалыгын үстерүдә ирешкән уңышлары өчен ВДНХның көмеш медаленә лаек булган, күпьеллык намуслы хезмәте өчен (“За многолетний добросовестный труд”) медальләре, грамоталары да бар.

Юбилярны гомер бәйрәме белән котларга районның социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхәадуллина, Лашман авыл җирлге башлыгы Рәфгать Фәттахов та килделәр, алар район башлыгы исеменнән котлаулар ирештерделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.
 

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев