Әмир авылы хат ташучысын һәр йортта көтеп торалар
Әмирдә хат ташучы Нурсинә Җиһаншинаны халык бик хөрмәт итә. Бервакыт: “Нурсинә эштән китә”, – дигән хәбәр таралгач та, әмирлеләр бик нык борчылдылар.
Хәер, әлеге сүзләр чынга ашмады, ләкин авыл халкының пошаманга төшүен аңлап була. Нурсинә Гата кызы Әмир авылында инде 22 ел хат ташучы булып хезмәт куя, үз эшен җиренә җиткереп башкара. Хат дигәннән, Нурсинә апага да беренче соравым шул хакта булды.
– Хәзер хат язучы бармы?
– Юк. Элек кенә күп язалар иде. Аннан соң бәйрәм саен пачка-пачка открыткалар килде. Халык бер-берсен Яңа ел, 8 Март, 23 февраль, 9 Май белән котлый иде. Хәзер ЮХИДИдан “бәхет” хатлары гына килгәли. Элек авылдашлар газета-журналларга да күп язылдылар, 80нән күбрәк тарата идем. Сумкага сыеп бетмәгәч, өйгә тагын бер кайтып килергә туры килгәләде. Әле бит аларны Лашманга җәяү барып алып кайтасы да бар. Хәзер генә ул автомобильгә утырып, асфальт юлдан тиз йөрибез, – ди Нурсинә апа.
Нурсинә Гата кызы авыл килене, тумышы белән Югары Кәминкәдән. Ул Җиһаншиннарның төп нигездә калган төпчек уллары Илдуска тормышка чыкты. Бу йорттан кеше өзелми, кайтучы-китүче дә күп, Нурсинә апа аларны ачык йөз белән каршы алып, озатып кала. Ел саен барлык туганнарын җыеп мәрхүм каената-каенана рухына багышлап Коръән ашлары уздыралар. Билгеле, авыл халкы мондый кешене бик хөрмәт итә.
- Бүген әмирлеләр нинди газета-журналларга өстенлек бирә?
– Нигездә, “Безнең Чирмешән” район газетасын алдыралар. Аны 45 йортка таратам. Ике гаилә “Наш Черемшан” газетасына языла. Шунысы да кызык, авылга читтән кайткан кияү – Костя абый да районга зетасына язылмыйча калмый. Аннан соң газета-журналларга подпис- каны бүләк итүчеләр дә бар. Әйтик, Сәҗәрә апа Мөхәммәтшина авылдашларга, инде берничә тапкыр, әле берсенә, әле икенчесенә, туган көннәренә “Безнең Чирмешән”гә подписка бүләк итә. Якташларыбыз Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар да, рәхмәт аларга, матбугатка язылу вакытында конкрет ярдәм итәләр. Бер елны бик күп авылдашларны район газетасына яздырдылар, быел авыл китапханәсенә
11 данәгә квитанция тутырдылар. Район газетасыннан тыш, “Акчарлак”, “Ирек мәйданы” газеталарын да алдыручылар бар. Бер йортка “Безнең гәҗит” килә. Әллә ничә басмага язылучылар да күп. Әгъзам һәм Ралия Гамировлар ел саен 5–6 басмага заказ-карточка тутырталар, үзебез дә берничә газета алабыз, – ди авылдашым. – Аеруча “Безнең Чирмешән”не яратып укыйбыз.
Әйе, ул моңа бик шат, чөнки үз эшенә битараф түгел. Почтаны көнендә үк халыкка җиткерә. Бу эштә ире Илдус абый да нык булыша. Почтальон эше газета тарату белән генә чикләнми, коммуналь түләүләр аласы, субсидияләр, пенсия бирәсе, товар сатасы... Болар да хат ташучы вазифалары.
– Миңа калса, хат ташу- чының эше бик авыр.
–Эше авыр, акчасы аз, шулай да яратам мин бу хезмәтне. Яратмасам, 20 елдан күбрәк эшләмәс идем. Хат ташучы – ул бит кадерле кунак кебек, аны йорт саен көтеп торалар, кемдер газета-журналларын көтә, башкасы – пенсиясен, кемгәдер коммуналь хезмәтләр өчен түләргә кирәк, кайберәүләрнең сөйләшеп кенә утырасы килә. Тагын бер ягы бар – тәнгә физкультура да кирәк, алайса өйдән бөтенләй чыгасы килми. Эш булгач, теләсәң дә, теләмәсәң дә, хәрәкәтләнергә туры килә, – диде әңгәмәдәшем.
Әмирдә хат ташучы Нурсинә Җиһаншина, киләсе елның беренче яртысына матбугатка яздыру планын 75 процентка үтәгән дә, 60 басмага, шул исәптән 27 йортка район газетасына заказ карточкасы тутырган.
Кадыйр Гомәров фотосы һәм видеосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев