Әмирдә яшәүче Ракита Зарипованың туган көне 1 майга туры килә
Әмир авылында гомер итүче Ракита Зариповага нәкъ 1 май көнне 90 яшь тулды.
Ял көне булуына карамастан, юбилярны гомер бәйрәме белән котларга районнан да килгәннәр иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл Мохсинова һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина Ракита апага котлау сүзләре ирештерделәр һәм район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырдылар.
.jpeg)
-Мине шулай зурлап килгәнегез өчен рәхмәт яусын, - диде юбиляр.
Әби бөтен уңайлыклары булган җылы, якты өйдә гомер кичерә.
Ракита Нәсибулла кызы ишле гаиләдә туып үскән, 11 баладан бүген бер ул гына исән. Язмыш аны иркәләп тормаган. Якташыбыз озак еллар колхозда эшләгән, бригада ашханәсендә аш пешергән. Ракита апа бер ул үстерде. Кызганыч, берничә ел килене вафат була, ә күптән түгел генә улын да җир куенына салырга туры килде аңа.
Әлегә әбисен оныгы Фәния карап тора, социаль хезмәткәр дә килеп йөри.
Бәйрәм көнне Ракита апаны котларга туганының балалары да килгәннәр, юбилей уңаеннан өстәл әзерләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев