Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Әмир авылында кондызлар казларга буа буган

Әмир авылыннан Фәрхать һәм Исламия Нуретдиновлар быел каз бәпкәләрен бакча башларындагы инештә үстерде. Шундагы кондызлар (боберлар) яңа күршеләренә буа да ясап биргән.

- Май ахырында 25 бәпкә алган идек, берсе югалды. Аларга кондызлар тими,  песидән зуррак башка бер кара җәнлекнең инештәге кыр үрдәкләрен куганын күрдек, шул алгандыр, дибез, әллә сусар  - куница булды инде, белмибез, - ди хуҗабикә Исламия Мәсхүт кызы.

Нуретдиновлар калган бәпкәләрен көзгә кадәр исән-сау үстергәннәр: дүрт ай ярым карап, кышкылыкка итлеккә хәстәрләп куйганнар.

- Кечкенә чакларында аларга  катнаш азык бирдек, шунсыз күтәрелеп, ныгып  китә алмыйлар. Үсә төшкәч, фураждан өзмәдек. Казларыбыз бик матур, кайберләренең түшкә авырлыгы  4 килограммга кадәр җитте, - ди авыл укытучысы.

- Өмә ясадыгызмы соң? - дим.

- Әүвәл берничәсен үзем, унсигезен өмә ясап йолкыдык. Мәктәптән хезмәттәшләрем килде, рәхмәт, бик осталар: ике сәгать ярымда эшне бетерделәр дә. Бер казны шунда ук пешереп, итеннән, шулпасыннан авыз иттек. Каз өмәсе көнне бик кызык инде, - диде Исламия.

Нуретдиновлар быел бәрәңгеләрен дә уңдырганнар. Бакчаларын инештән насос белән җылы су тарттырып сугару килешкән.

- Берничә ел бәрәңгебез начар булган иде. Быел уңыш яхшы, черемә керттек, орлыкны да алыштырдык, - диделәр Нуретдиновлар

 Исламия Нуретдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев