Чирмешәннән Алсу Хәйруллина “Татавтодор”ның райондагы участогында хезмәт куя
Алсу Хәйруллина инде җиде елдан күбрәк “Татавтодор”ның райондагы участогында хезмәт куя. Башта ир-егетләр янында кыенрак булса, тора-бара бар да җайланган.
Ул юлчыларны кайнар аш белән тәэмин итә.
-Эшем бик җаваплы, җиңел димәс идем. Бу көннәрдә 25 кеше ашатсам, сезон башлангач, яз-көз 60ка кадәр җитә. Эшчеләр арасында төрлесе бар, һәрберсенең үзенчеләкле холкы, шуңа да һәрберсенә аерым “подход” табарга кирәк. Ир-ат йөрәгенә юл ашказаны аша ята диләр, димәк, мин һәрберсенең йөрәгенә юл табам, - ди уенын-чынын бергә кушып Алсу Люцир кызы. – Шулай да коллективыбыз әйбәт. Әшәке теллеләр, сүгенүчеләр юк. Хатын-кыз буларак, алар да миңа игътибар күрсәтә, кем кәнфит бирә, икенчесе көнбагыш белән сыйлый, башкасы кыр чәчәге өзеп бирә. Алар шулай минем күңелне күрәләр.
Сезон вакытында юлчылар төрле участокларда хезмәт куялар, шуңа да Алсуга аларның эш урыннарына барырга туры килә. Көне-көне белән 500 километр чамасы ара уза.
- Хатын-кыз сабыр бит ул. Нинди эшкә тотынса да, башкарып чыга. Ирләр физик, хатын-кызлар рухи яктан көчле, - ди Алсу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев