Күтәмә урта мәктәбе директоры Александр Мироновка телефонист һөнәрен үзләштерергә туры килгән
“Радистка укыдым, телеграфист булдым“
Александр Миронов, Күтәмә урта мәктәбе директоры:
–Мин армиягә кадәр үк Алабуга дәүләт педагогика институтына укырга кердәм. 1988 елның 28 июнендә повестка килде, ул вакытта мин инде 3 курс студенты идем, әмма хәрби бурычны үтәү өчен, укуны туктатып торырга туры килде.
Безнең “учебка” Владивостокта үтте. Әүвәл мин радистка укыдым, әмма ишетү сәләте бик үк яхшы булмагач, телефонист һөнәрен үзләштерергә туры килде. Частька килгәч, телефонист урынына, телеграфист кирәк булды. Шулай итеп бер елга якын телеграфист сыйфатында бункерда, җир астында, хезмәт иттем. Приморье краеның төрле төбәкләрендә булырга туры килде. Владивосток, Спасск-Дальний шәһәрләрен, Пограничный поселогын да күрдем. Бу урыннарда катлаулы климат шартлары. Дымлылыкның югары булуына бик авыр ияләштем. Бер елдан соң студентларны демобилизацияләү турында закон чыкты. 1989 елның августында мин туган ягыма кайттым. Тормышымның бу чоры, һичшиксез, минем өчен мөһим этап булды, холкымны чыныктырды һәм киләчәк тормышка кирәкле кыйммәтле тәҗрибә тупладым дисәм дә була. Армиядән соң институтта укуны дәвам иттем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев