Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

90 яшьлек Иске Элмәле ветераны эшсез тора алмый

Иске Элмәле авылында яшәүче Лукерия Мироновага 90 яшь тулган.

Авылның хөрмәтле кешесен туган көне белән котларга район үзәгеннән дә, авылдашлары да килгән.

Лукерия Семеновна 11 бала тапкан, кызганыч, алтысы инде гүр иясе. Шуңа да карамастан, әби тормыш авырлыкларына бирешмәгән, һаман да энергияле, барлык эшне дә диярлек үзе башкара.

- Безнең әни гомер буе тәртип яратты.  Аның хәзер дә һәр әйберенең үз урыны. Мин берәр нәрсә күчереп куйсам, ул аны кире үз урынына куя. Гаиләдә гел әни баш булды.Ул бик уңган кеше. Авылда башкалар 1 – 2 гектар чөгендер үстерсәләр, без 3 – 4 гектар чөгендер эшли идек.  Әни хәзер дә эшсез тора алмый. Әле бер көнне көрәк белән урамдагы әрекмәннәрне чабып чыккан, - ди кызы Ирина Кондрашкина.

Рушания Әхмәдуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев