45 елдан соң очрашу: Түбән Кәминкәгә кунаклар кайткан
Түбән Кәминкә халкы гомер-гомергә тырыш хезмәт белән көн күрде. Колхозлар таралып, эш урыннары кимегәч, яшьләр Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт, Лениногорск шәһәрләренә барып төпләнде. Тик алар туган авылларына эзләрен суытмый, ата-ана нигезенә балалары, оныклары белән кайтып йөриләр. Укыган мәктәпләрен дә онытмыйлар, сыйныфташлары, укытучылары белән очрашып торалар.
Түбән Кәминкә мәктәбен тәмамлаган укучыларым белән 45 елдан соң очрашу кулыма каләм алырга мәҗбүр итте.
Өйдә газета битләреннән район яңалыклары белән танышып утыра идем. Йортым каршына дүрт җиңел машина килеп туктады. Кемнәр булыр икән дип уйларга да өлгермәдем, бер-бер артлы ишектән ир-атлар һәм хатын-кызлар килеп керде: 1980 елда мәктәпне тәмамлаган укучыларым. Иң алдан, Фаил абый без күбәү килдек дип, сөйли-сөйли Сания Гыйрфанова керде. Аның артыннан Резеда Ибраһимова, Булат Җамалетдинов, Әхтәм Гарифуллин, Ильяс Мортазин, Сәгадәт Гарифуллина, Нурания Мостафина, Марат Шәфыйков, Фазыйл Гафиятуллин үтте.
Әллә ни үзгәрмәгәннәр дә кебек, шулай да төпле акыллы ир-егетләр, кызлар булганнар. Укучыларым үзләре яраткан эшләрен тапканнар, гаилә корганнар.
Байтак гомер узган. Сөйләр сүзләребез, бер-беребезгә сораулар да күп җыелган. Алар минем, мин аларның тормышлары белән кызыксындым. Менә шулай өстәл артында сөйләшүебез барыбызны да үткәннәргә алып кайтты.
Укучыларыбыз шулай өйләренә барып укытучыларының хәлләрен белергә булганнар. Минем белән саубуллашкач, класс җитәкчеләре Мөнирә апалары Җамалетдинова янына киттеләр. Сыйныф җитәкчесе бик якын була бит ул – икенче әниләре кебек. Мөнирә апаларына концерт номеры да әзерләп килгәннәр.
Юлларын дәвам итеп, физкультура дәресе укыткан апалары Миңнегөл Әгъзамованың да хәлен белгәннәр.
45 елдан соң да укучыларың онытмыйча искә алсалар, куйган хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрсәләр, шуннан да зур бүләк юк. Безне олылап килгәннәре, искә алганнары өчен укучыларыбызга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Фаил Гафиятуллин.
Түбән Кәминкә авылы.
Сания Гайнуллина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев