Зур ремонттан соң, Югары Кәминкә мәдәният йортында тәүге концерт булды
Бүген биредә йон эрләделәр. Әйе, әйе, концертта сәхнәгә менгән үзешчәннәр ике эшне бергә башкардылар.
Җыр, сүз, биюләр – барысы да алкышлар белән бәяләнде. Орчык бәйрәме әдәби-музыкаль композициясендә мәдәният, мәктәп, балалар бакчасы, китапханә, почта хезмәткәрләре бар осталыкларын күрсәтә алдылар. Үзенә күрә бүгенге премьераларын “Туган як җәүһәрләре” район фестивалендә дә тәкъдим иткәннәр.
– Бераз каушатты, сизгәнсездер, мондый шәп залда, иркенәеп киткән сәхнәдә чыгыш ясарга күнегәсе бар, - диде мәдәният йорты директоры Гөлгенә Альмиева.
Сүз дә юк, биюче бии-бии остара дигәндәй, үзешчән артистлар якташларын башка вакытта да төрле чаралар үткәреп сөендерерләр.
Ремонт дигәннән, 180 урынлы Югары Кәминкә мәдәният йорты бинасының стеналары гына элеккеге, калган бөтен урынны үзгәрткәннәр: ишек һәм тәрәзәләр, идән һәм түшәм, электр, су, җылылык, канализация челтәрләре, утыргычлар – бар да яңарган. Мәдәният йортлары ачылышында мондагы сыман затлы җиһазлар күргән юк иде әле. Бер бүлмәдә тренажерлар куйганнар, бильярд өстәле дә бар. Киләчәктә икенче катта музей да ясамакчылар.
– Республика, “Татнефть” җәмгыяте җитәкчелегенә бик зур рәхмәт, бу күләмле эшләр хәйрия фонды аша капиталь ремонтка бирелгән 10 миллион 272 мең сум грант акчасына башкарылды, - диде авыл җирлеге башлыгы Мингали Минһаҗев.
Бинаны үзгәртеп коруга ел ярым вакыт кирәккән.
- Бик матур иткәннәр, бу көнне зарыгып көттем, - ди пенсионерка Гөлсирә Шәмсетдинова. –Безнең артистларны күрәсем килде.
Концерттан соң да халык таралашырга ашыкмады, элеккегечә, иркен, якты фойеда яшьләр уены башланды. Тузан чыгармасалар да, бинаны дер селкетеп, чын күңелдән биеделәр.
...Биредә төзүчеләргә эш бетмәгән әле, бинаны тышкы яктан тышлыйсы, матурлыйсы бар. Килер бер көн, анысына да акча табылыр. Алай да керү юлында бер үзгәреш бар - стенадагы “Мәдәният йорты - Дом культуры” сүзләрен төнлә яктыра торган ясаганнар. Кечкенә генә факт шикелле, әмма үзенә бер яңалык. Башкаларда мондыйны да күргән юк иде әле.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Кадыйр Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев