Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Зур Чирмешән елгасы яр буен төзекләндерү проектларын белгечләр өйрәнә

Мәгълүм булганча, район үзәгендәге күлне һәм Чирмешән елгасы ярын төзекләндерү буенча берничә елга исәпләнгән зур эшләр планлаштырыла.

Төзекләндерүне проектлау компаниясе, архитектура десанты белгечләре бу атнада тагын Чирмешәнгә килделәр. Алар район башлыгы Рамил Айбатов, район башкарма комитеты хезмәткәрләре белән төзекләндерү проектларына кайбер үзгәрешләр, төзәтмәләр кертү хакында килештеләр, хәл итәсе мәсьәләләрне ачыкладылар. Белгечләр киләчәктә эш башкарылачак Чирмешән елгасы яр буйларын, “Сабантуй” стадионын, атлар узышы мәйданнарын, мондагы чишмәләрне дә карап чыктылар.

Төзекләндерү проектларын эшләтү “Татнефть” грантларына башкарыла. Шунысын әйтергә кирәк, төзекләндерүнең беренче этабында район үзәгендә күл тирәсен матурлау, аның суын кире кайтару ниятләнә. Әлеге эшләр быел башкарылырга тиеш. Беренче этапта күлдән Чирмешән елгасы аша зур күпер аралыгындагы урамны да төзекләндермәкчеләр.

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев