Югары Кәминкәгә Канада күркәләре кайткан
Югары Кәминкә авылыннан Фаил һәм Тәнзилә Мәссаровлар хуҗалыгында Канаданың, колакка сәер яңгырашлы Иза Хаббард бройлерлары һәм Хайбрид Конвертер күркәләре татарча “өйрәнә”.
Дистәләгән төрле кошкорт асрап, Мәссаровлар инде ничәмә еллар авылдашларын шаккатырып яши. Аның да бит әле итте-миттесен генә түгел, “иностранец”ларын. Аларны үз инкубаторларында ук йомыркадан чыгаралар икән.
.jpeg)
– Быел бройлерларның Иза Хаббард дигән токымлысының йомыркаларын Казандагы берәү аша Канададан кайтарттык, 130 ның яртысыннан чебеш чыкты, - ди Тәнзилә.
Әлеге бройлерларның авырлыгы, өлгергәч, 2-3 килога җитә икән.
Франция цесаркаларының исә 15 йомыркадан 13 се дөньяга килгән. Алары бик сизгер, ди. Каты кычкыралар: эттер, мәчедер күрсәләр: “SOS, коткарыгыз” дигәндәй, бик көчле, машина сигналыдай тавыш бирәләр. “Французлар” да, күркәләр кебек, хуҗабикәнең татарча “чи,чи,чи!” дип ашарга чакырганын бик яхшы аңлыйлар икән.
– Чит ил кунаклары ашауга талымсызмы, нәрсә ашатырга? – дигән соравыма, Тәнзилә:
– Әүвәл махсус катнаш азык бирдем. Хәзер барысы да пешергән авыл бәрәңгесенә дә ияләштеләр, фураж салам. Җиткер генә.
.jpeg)
Хайбрид Конвертер токымлы күркәләр дә – Канаданыкы, 30 йомырка кайтарткан булганнар, шуларның 15е “уңдырышлы” булган. Үскәч, авырлыклары, 20 килограммнарга җитә, имеш, ничек булыр бит, диләр хуҗалар.
Мәссаровларның өч инкубаторы бар. Анда алар каз бәпкәләре дә чыгарып, 2-3 ай үстереп, беразын сатканнар, үзләренә дә калдырганнар.
Уңган гаилә, кош-корттан кала, мөгезле эре терлек асрарга да вакыт таба. Иртә торып соң ятарга күнеккән алар. Иркәләнеп ятсаң, цесаркалар бик тиз уята.Әнә тавышлары машина сигналыныкы сыман, ди бит...
автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев