Югары Кәминкә мәчете ялт итте
Югары Кәминкә хатын-кызлары җыелышып авыл мәчете бинасында өмә ясадылар.
Күмәк эшкә читтән дә кайтучылар бар иде. Өмәчеләр изге йортның ишек-тәрәзәләрен юдылар, идән паласларын чистартып, кагып бина эчен тагын хушландырдылар. Ир-атлар да тик тормады, алар мәчет бакчасын корыган агачлардан арындырды. Өмәләр дәвам итә, авылдашалар 7 июль көнне зират өстен җыештырмакчы.


фото архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев