Язгы депрессияне ничек җиңәргә?
Яз башында без бераз көйсезгә әйләнәбез: тәнне хәлсезлек, йокы баса, нерв киеренкелеге арта, еш кына бөтен нәрсә ачуны чыгара.Табиблар моны тиешле матдәләр җитмәү, ягъни витаминнар кытлыгы белән аңлата. Бу чорда сәламәтлеккә аеруча игътибарлы булырга киңәш итәләр.
Халык арасында мондый халәтне авитаминоз дип атыйлар, әмма күпчелек аны гиповитаминоз белән бутый икән. Аларның аермалыклары һәм охшаш яклары нәрсәдә соң?
Район үзәк больницасы табибы Евгения Островская әйтүенчә, авитаминоз - сирәк очрый торган авыру. Ул нинди дә булса бер витаминның тулысынча җитмәве аркасында барлыкка килә. Бу диета тотканда яки ризыктан тулысынча баш тарткан очракта килеп чыгарга мөмкин. Ә гиповитаминоз - организмга витаминнарның тиешле дәрәҗәдә кермәве яки аларның кирәгеннән артык сарыф ителүе. Мондый вакытта авыру хәлсезлектән, арыганлыктан, хәтер югалудан, А һәм Е витаминнары җитмәүдән, тән тиресе бозылудан, лайлалы тышча ялкынсынуыннан зарлана.
Гиповитаминоз, авитаминоздан аермалы буларак, ешрак очрый. Бу халәт туклануга бәйле дип әйтә алабыз. Мәсәлән, ит ашамаучылар рационнарына В 12 витаминын кертергә тиеш. Әгәр кеше яхшы итеп туклана икән, гиповитаминоз белән авыру куркынычы юк диярлек.
-Ә яз көне үзебезне башкача хис итүебез көннең озынлыгы үзгәрү, организмга ризыктан витаминнар азрак керү белән дә бәйле, - ди Евгения Николаевна. - Шуңа күрә, профилактика максатыннан, биологик актив өстәмәләрне (БАД), поливитамин препаратларын кулланырга кирәк. Әгәр кеше еш авырса, стресс кичерсә, спорт белән җитди шөгыльләнсә, бу очракта табиб белән киңәшләшеп, витаминнар комплексын кулланырга киңәш ителә. Әмма витаминнар һәм минераллар комплексын эчү генә дә җитми, туклану рационын баету кирәк. Көндәлек меню витаминнарга, минералларга, аминокислоталарга, клетчаткага бай булырга тиеш. Табиблар юкка гына яшелчә-җимеш, чикләвекләр ашарга кушмый. Чыннан да, без бер төрле тукланырга гадәтләнгәнбез. Әмма хәзер аны төрләндерергә мөмкинлек бар. Ел әйләнәсенә яшелчә-җимеш, күрәгә, караҗимеш, йөзем, чикләвек һәм башкалар сатылып тора.
Иң файдалысы - яз көне кәеф төшмәсен өчен саф һавада йөрү һәм начар уй-фикерләрдән арынырга тырышу, диләр табиблар.
Ә райондашларыбыз язгы төшенкелек белән ничек көрәшә икән?
Вера Деганова, Чирмешән: - Инде ун елдан артык ел дәвамында атнага ике тапкыр бассейнга йөрим. Хәзер мин лаеклы ялда, буш вакытым күп. Аяклар авырта башлагач, врачлар йөзү белән шөгыльләнергә киңәш иттеләр. Аның файдасы искиткеч зур. Аякларның авыртуы басылды, хроник сезонлы авырулар белән интекмим диярлек. Дөрес, ел саен гриппка каршы прививка ясатам. Бассейнга йөрү организмга психологик яктан да уңай тәэсир итә. Анда барган саен үземне кыска вакытлы ялга барып кайткан кебек хис итәм. Биредә чиста, ачык йөзле персонал, җылы су. Кәефләр күтәрелеп китә.
Рәмзия Шәфыйкова, Лашман: - Аллага шөкер, ел дәвамында кәефем яхшы. Мин бит балалар белән эшлим, алар белән күңелсезләнеп утырырга вакыт калмый. Бергәләп төрле кул эшләнмәләре ясарга өйрәнәбез, менә әле хәзер генә аллы – гөлле чәчәкләр ясадык, күңелләргә яз керттек. Буш вакытта да чигәргә яратам, бу шөгыль тынычландыра торган.
Татьяна Шерматова, Иске Элмәле: - Хәзер безнең ураза - пост бара, авыр ризыктан тыелып, күбрәк витаминнарга бай яшелчәгә, җимешләргә өстенлек бирелә. Мондый туклану организмга уңай йогынты ясый. Тәндә җиңеллек сизелә, башка да начар уйлар керми. Моңардан тыш, тренер буларак, без балалар белән саф һавада күп вакыт үткәрәбез. Әле хәзер дә чаңгыларга еш басабыз, урман буена барып, учак ягабыз. Вакытны бик күңелле үткәрәбез, төшенкелеккә бирелергә вакыт калмый.
Агриппина Рыбакова, Чирмешән:- Мин эшкә “чумам”. Минемчә, төшенкелектән, эч пошудан иң яхшы дәва – яраткан эш. Мәдәният хезмәткәрләренә, гомумән, күңелсезләнеп утыру хас түгел. Ел дәвамында безнең катнашуда төрле чаралар уза. Яңа проектлар, яңа программалар төзибез. Өйгә кайткач, балалар белән мәш киләбез. Аннан соң, мин язны яратам, табигать уяна торган вакыт, кояш, урамда җылы, ә менә көз айларын бик үкүз итеп бетермим.
Лилия Хәбибуллина, Иске Кади: - Чыннан да, озын кыштан соң, яз көне хәлсезлек сиздерә үзен. Хәзер базар һәм кибетләрдә свежий яшелчәләр ел әйләнәсе өзелми. Күп кеше көздән алма, гөлҗимеш, чия, карлыган һәм башка җиләк-җимешне киптереп, туңдырып яки башкача эшкәртеп кышлык запас әзерли, витаминнар кытлыгы чорында аларны морс, компот итеп кулланып була. Мин дә гөлҗимеш, сырганак сатып алып, алардан термоска чәй ясап куям. Көн дәвамында шуны эчәргә тырышабыз.
Фото архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев