Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

Рус Тат
Безнең районда

Яңа рәис җитәкли

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Чирмешән муниципаль район ветераннар оешмасы тугызынчы конференциясен үткәрде. Анда еллык эшкә йомгак ясадылар. Ветераннар советын яңа елдан яңа кеше - Мәсхүт Шәфыйков җитәкли. Моңа кадәр бу җәмәгать эшен җитәкләгән Хәбибулла Әһлиуллин, исәнлеге буенча, үз теләге белән рәислектән азат ителде. - Коллектив кечкенә түгел, районда 6 меңнән...

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Чирмешән муниципаль район ветераннар оешмасы тугызынчы конференциясен үткәрде. Анда еллык эшкә йомгак ясадылар. Ветераннар советын яңа елдан яңа кеше - Мәсхүт Шәфыйков җитәкли. Моңа кадәр бу җәмәгать эшен җитәкләгән Хәбибулла Әһлиуллин, исәнлеге буенча, үз теләге белән рәислектән азат ителде.


- Коллектив кечкенә түгел, районда 6 меңнән артык пенсионер яши. Бу эш зур тырышлык һәм оештыру сәләте сорый. Ә безнең пенсионерларыбыз әле сынатмыйлар, үсеп килүче буынны тәрбияләүдә дә аларның роле зур, әби - бабайлар оныкларын тәрбияләүдә дә катнаша, - диде конференциядә катнашкан муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин.

Конференция барышында ветераннар советы составына да үзгәрешләр кер-телде.

2001 елда ук кабул ителгән Уставта да кайбер үзгәрешләр бар.

Башка районнар тәҗрибәсеннән чыгып, даими эшләүче комиссияләр (сәламәтлек буенча хезмәт күрсәтү, патриотик һәм әхлакый тәрбия, халыкны социаль яклау, мәдәни - масса эшләрен оештыру буенча) төзелде.

Аның әгъзалары һәрберсе үз юнәлеше буенча эшләргә, ветераннарны якларга, ярдәм итәргә тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән