Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Яңа Элмәледә юл да, буа да ясалды

Яңа Элмәле авылында күптәнге һәм зур проблема хәл ителде - буа буылып, юл ясалды. Халык телендә "Хутор ягы" дип аталучы оч халкы, моңа кадәр, яз, көз, кыш айларында, юлсызлыктан интеккән. Берничә ел элек булган янгын вакытында монда хәтта янгын сүндерү машиналары да керә алмаган. Быел Зур Сөлчә елгасын буып, плотина...

Яңа Элмәле авылында күптәнге һәм зур проблема хәл ителде - буа буылып, юл ясалды.

Халык телендә "Хутор ягы" дип аталучы оч халкы, моңа кадәр, яз, көз, кыш айларында, юлсызлыктан интеккән. Берничә ел элек булган янгын вакытында монда хәтта янгын сүндерү машиналары да керә алмаган.
Быел Зур Сөлчә елгасын буып, плотина ясаганнар. Плотина өстенә вак таш түшәү-юлны ныгыту да планлаштырыла. Изгелекле җитәкчеләр һәм авыл халкы ярдәменә яңаэлмәлелеләр бик рәхмәтле.
-Район башлыгы Наил Зарипов ярдәме белән плотина астына салып калдыру өчен торбалар да юлладык, - ди Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы Иван Захаров.- Газ хезмәте эретеп ябыштыру агрегаты бирсә, Чирмешән коммуналь төзелеш предприятиесе эретеп ябыштыручыларын ярдәмгә җибәрде. "Булгарнефть" оешмасы бульдозеры һәм СМУ-16 җәмгыяте экскаваторы да зур эш башкарды. Кирәк җирдә авыл халкы да ярдәмләште. Аеруча Борис Портнов, Валерий Никифоров, Сергей Григорьев, Александр Николаевларның ярдәме зур булды. Барысына да зур рәхмәт.
Хәзер инде яңаэлмәлеләр буалы да. Язгы ташу белән ул һәр елны ерыла торган булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ильмово

2
X