Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Яңа Элмәле һәм Туймәт юллары шомара

"Татавтодор" юллар төзү һәм ремонтлау җәмгыятенең Чирмешән участогы бригадасы бер үк вакытта районның төрле авылларында эш алып бара. Бүген төп трассадан Яңа Элмәлегә алып керүче (1,7 километр) юлда капиталь ремонт үткәрелә. Биредә эшнең күп өлеше башкарылган дияргә була. Юлчылар иң элек иске асфальтны кырып алып, юлны киңәйтеп, кырыен сөзәкләгәннәр. Елгалы...

"Татавтодор" юллар төзү һәм ремонтлау җәмгыятенең Чирмешән участогы бригадасы бер үк вакытта районның төрле авылларында эш алып бара.

Бүген төп трассадан Яңа Элмәлегә алып керүче (1,7 километр) юлда капиталь ремонт үткәрелә. Биредә эшнең күп өлеше башкарылган дияргә була. Юлчылар иң элек иске асфальтны кырып алып, юлны киңәйтеп, кырыен сөзәкләгәннәр. Елгалы урыннарга, су агу өчен, торбалар да урнаштырганнар. Юл аслыгына балчык, ком һәм вак таш та җәелгән. Көзге пычракларга кадәр аңа асфальт түшәләчәк.
Җәй ахырына кадәр туймәтлеләр дә юл газабыннан котылачак. Трассадан Туймәткә алып керүче 3 километр озынлыкта юлда капиталь ремонт шулай ук тулы куәтенә бара. Юлчыларның көчле техникалары юлны киңәйтеп, кырыйларын сөзәклиләр. Юл аслыгы ясау өчен кирәк кадәр ком һәм вак таш әзерләнгән.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Туймәт авылы. Яңа Элмәле авылы