Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Яңа Элмәле авыл җирлегендә Яңа елга иң матур бизәлгән йорт хуҗаларын бүләкләячәкләр

Районның авыл җирлекләре, оешмалар  һәм учреждениеләр арасында ишегалларын һәм мәйданчыкларны Яңа елга иң яхшы бизәү бәйгесендә Яңа Элмәле авыл җирлеге беренче урынны яулады.

-Яңа Элмәледә дә, Иске Элмәледә дә яңа ел бәйрәмнәрен күңелле итеп үткәрергә планлаштырабыз, - ди Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы Вячеслав Мельников. – Мәдәният йорты, мәктәп, балалар бакчасы хезмәткәрләре урамнарга бәйрәм төсе кертеп, әйләнә – тирәне матурладылар. Бюджет оешмалары гына түгел, шәхси эшмәкәрләр дә сәүдә нокталарын бәйрәмчә итеп бизәделәр. “Иң матур бизәлгән шәхси йорт” дип аталган бәйге дә игълан иттек, җиңүчеләрне Яңа ел төнендә, бал-маскарадта бүләклибез. Район бәйгесендә откан 15 мең сумны акчаны шул максатларга да тотарга уйлыйбыз.

Быел дәкабрь башында кар булмагач, элмәлелеләр бизәү өчен күбрәк гирляндалар кулланганнар. Кичен Яңа Элмәле авыл җирлегендәге биналар төсле утлар белән җемелдәп тора.

-Кар сыннары ясый алмасак та, авыл мәдәният йорт бинасын, тәрәзәләрне гирляндалар, чыршы уенчыклары белән бизәдек, - ди Иске Элмәле авыл мәдәният йорты директоры Вера Захарова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев