«Хәтер бакчасы»: Бәркәтәдә Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышлап 60 төп агач утырттылар
Бәркәтә авылының Иштирәк чишмәсе янында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» акциясе узды: монда 60 төп агач тамыр җибәрер.
20 төп Европа чыршысы, 20 нарат, шулкадәр үк юкә үсентеләрен Чирмешән урманчылары алып килгән.
Акциядә район башлыгы Рамил Айбатов, район активы, кайбер авыл җирлекләре җитәкчеләре, волонтерлар, мәктәп укучылары һәм Чирмешән урман хуҗалыгы хезмәткәрләре катнашты. Агач утыртуга якынча 50ләп кеше үз өлешен кертте.
-Былтыр Иштирәк чишмәсе нефтьчеләр ярдәме белән төзекләндерелгән иде. Ул мондагы авыл халкын су белән тәэмин итеп торган изге су чыганагы. Утырткан үсентеләр сугышта һәлак булган әби-бабайларыбыз истәлегенә тамыр җибәрсен. Өмәдә катнашуыгыз өчен барыгызга да бик зур рәхмәт, - диде район җитәкчесе.
Урманчылар чара кунакларын учак өстендә пешерелгән тәмле пылау һәм самавыр чәе белән сыйладылар.
«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе 2020 елдан башланды. Ул Бөек Ватан сугышында һәлак булган 27 миллион совет кешесе истәлегенә багышлана. Акциянең максаты – сугыш корбаннарын искә алып агачлар утырту. Бу проект Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан да хуплана. Беренче елларда ук акция бөтен дөньяны колачлады: Россиянең барлык төбәкләре генә түгел, ә чит илләр дә кушылды. Хәзерге көндә дөнья буйлап 100 миллионнан артык агач утыртылган. «Хәтер бакчасы» – әти-бабаларыбыз батырлыгын мәңгеләштерүнең тере символы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев